Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акча

Авыл хезмәтчәннәре өчен нинди пенсия ташламалары каралган?

Сорау-җавап

“Минем ирем хезмәт юлын 1978 елның июлендә башлаган. 1979-81 елларда армиядә хезмәт иткән. 1982 елдан алып берөзлексез тракторчы булып эшли.  Ул 60 яшьтә пенсиягә китә аламы? Гомумән, аның кебек авыл хезмәтчәннәре өчен нинди ташламалар каралган?”
М.ХАННАНОВА. 

Сорауга Пенсия фондының Әгерҗе районы Клиент хезмәте җитәкчесе Зөлфия БАКАСОВА җавап бирә:

–    2021 елда пенсия хатын-кызларга – 56,5, ир-атларга – 61,5 яшьтә билгеләнә. Быел элеккеге пенсия яшенә (60 яшь) җитүчеләргә, күчеш чорын исәпкә алып, пенсия 2024 елда билгеләнәчәк. 

42 һәм 37 елдан ким булмаган иминият стажы туплаган ир-атлар һәм хатын-кызларга картлык буенча иминият пенсиясе яңа пенсия яшеннән 24 айга иртәрәк билгеләнергә мөмкин. Әмма 60 һәм 55 яшьтән иртәрәк билгеләнә алмый. Бу очракта да күчеш чоры исәпкә алына. Әйтик, ир-атка 2021 елда 60 яшь тула һәм аның 42 елдан да ким булмаган иминият стажы бар икән, ул пенсиягә 2022 елда 61 яшендә китә ала. Әгәр 60 яшь 2028 елда тула икән, ул пенсиягә 2031 елда, 63 яшьтә китә алачак. 

Шунысын да онытмагыз: пенсиягә кагылышлы законнарның гамәлдәге нормалары нигезендә урта-махсус һәм югары уку йортларында укыган, армиядә хезмәт иткән, хатын-кызлар декретта булган еллар озак еллар эшләгән өчен стажга (стаж за длительную работу) керми. 

Авыл хезмәтчәннәренә килгәндә, эшләмәүче авыл кешеләре авыл җирендә озак эшләп стаж туплаганнары өчен пенсиягә өстәмә акча ала алалар. Моның өчен төп шартлар: картлык йә инвалидлык буенча страховой пенсия алу, авыл хуҗалыгында 30 елдан да ким булмаган стажың  булу, авылда яшәү һәм эшләмәү. 

“Авыл” стажына авыл җирелегендә башкарылган теләсә нинди эш керми. Аңа бары тик Россия Федерациясе территориясендә (1992 елның 1 январена кадәр – элеккеге СССР союздаш республикалары территоиясендә) авыл хуҗалыгы оешмаларында эшләгән еллар гына исәпләнә. Авыл Советында, авыл кибетендә, авыл балалар бакчасында, авыл медпунктында эшләгәннәр әлеге стажга  керми. Ташлама шулай ук хезмәт стажын шәһәрдә туплап, соңыннан авылга яшәргә кайтучыларга кагылмый. Кеше гомере буе авылда эшләп соңыннан шәһәргә күчкән икән, ташламадан кире авыл җирелегнә әйләнеп кайткан очракта гына файдалана ала.      
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев