Көндезге сәгатьләрдә республика буенча һава температурасы 14-19 градус җылылыкта була.
Иртәгә, 11 августта, Татарстанда яңгырлар, урыны белән көчле яңгырлар көтелә. Республиканың аерым районнарында яшен булырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
«Көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка күчүче талгын җил булачак, урыны белән көчле, көчәйгәндә секундына 18 метрга кадәр җитүе фаразлана», – дип хәбәр итә Татарстан синоптиклары.
Төнлә термометр баганалары нульдән 11 градуска кадәр төшәчәк. Тәүлекнең якты вакытында һава +14, +19 градуска кадәр җылыначак.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/10/191344/
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев