Әхлак дәресләре
Ике күршенең кайсысы хәерлерәк?
Пәйгамбәребез:
«Аллаһы каршында дусларның хәерлесе - үзенең дустына хәерлерәк булганы. Ике күршенең хәерлерәге - күршесенә хәерлерәк булганы»,*- дигән (Әхмәт риваяте).
Димәк, ике күршедән кайсысы икенчесенә карата хәерлерәк мөнәсәбәттә булса, Раббысының ризалыгы өчен күршесенең хакларын яхшырак итеп үтәсә, күршесенә зыян китерүдән күбрәк сакланса, Аллаһы тәгалә анысын күбрәк ярата.
Йә, Раббым, безгә күршеләребезгә карата хәерле мөнәсәбәттә булырга насыйп әйлә.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев