Республиканың 41 коллективы катнашкан бәйгедә “Көмеш телле гармун” ансамбле беренче дәрәҗә лауреат булды
Марат Муллахмәтов җитәкчелегендәге “Көмеш телле гармун” халык ансамбле Балык Бистәсе районында узган “Бистә шәле” хатын-кызларның халык һөнәрчелеге һәм “Иске-Казан түгәрәк уены” татар фольклоры республика фестиваль-бәйгеләрендә чыгыш ясады.
Республиканың 41 коллективы катнашкан бәйгедә “Көмеш телле гармун” ансамбле беренче дәрәҗә лауреат булды.
Халык һөнәрчелеге фестивалендә Әгерҗедән кул эшләре остасы Эльвира Вәлиева үз эшләнмәләрен тәкъдим итте. Ул Дипломга һәм истәлек бүләгенә лаек булды.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев