Самавырдан чәй эчкән вакытларны хәтерлисезме, дуслар?
Элек самавыр янына бар гаилә җыела, табынга кайнар чәй белән бергә чәкчәк, бавырсак, өчпочмак кебек милли ризыклар куела иде...
Иж-Бубый авылы китапханчесе Рәфисә Мусина тарафыннан "Җиз самавыр җырлап тора өстәлемнең түрендә" исемле фотокүргәзмә оештырылды. Китапханә каршында эшләүче "Өмет учагы" клубына йөрүчеләр белән дә әлеге темага матур чаралар үткәрәләр. Шул рәвешле, элекке традицияләрне сакларга тырышалар.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев