Айнур Фәрдәвис улының иртәннән кичкә кадәр һәр минуты төгәл бүленгән
Әгерҗе егете Айнур ӘХМӘТЗАКИРОВ, быел район тәрбиячеләре сафын тулыландырып, 9нчы балалар бакчасында хезмәт юлын башлады. Әле бер ай гына узса да, ул инде эш серләренә төшенергә, хезмәттәшләре, әти-әниләр белән уртак тел, иң мөһиме, балалар күңеленә юл табарга өлгергән.
– Безнең балалар бакчасын сайлаган Айнур Фирдәвис улын сөенеп кабул иттек. Коллектив та, балалар да аны беренче көннән үк яраттылар. Чөнки ул балалар дөньясын яхшы аңлый. Малайлар белән футбол уйный, кызлар белән нинди генә эшләнмәләр ясамыйлар! Төгәл, җитди, җаваплы һәм башка сыйфатларга ия. Практика узганда да аның төркеменә кайчан гына килеп керсәң дә, ул балалар белән мәшгуль иде, – ди бакча мөдире Наталья Красноперова.
Көллиятне тәмамлагач, җитәкче һәм коллектив Айнурның әлеге бакчага эшкә кайтуын телиләр. Айнур үзе дә практика узганда ук хезмәт юлын биредә башларга уйлаганлыгын яшерми. Диплом алуга хыялын тормышка ашыра.
– Күпләргә минем балалар бакчасын сайлавым сәер кебек тоелыр. Әмма күңел белән без барыбыз да балачакта. Һәм ул еллар белән бәйле күпме хис-тойгылар саклана. Аларны сагынып искә алабыз. Бәлки әнә шулар мине бирегә алып килгәндер дә, – ди Айнур.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев