Әгерҗедә “Нәтиҗәгә эшлибез!” форумы узды
Район тормышы

Әгерҗедә “Нәтиҗәгә эшлибез!” форумы узды

Районда Халык программасын тормышка ашыру буенча нәтиҗә ясалды

Узган атнада Әгерҗе мөһим вакыйгалар үзәгенә әйләнде. Шәһәрдә “Нәтиҗәгә эшлибез!” форумы узды. Анда РФ Дәүләт Думасы депутатлары Анатолий Иванов һәм Әлфия Когогина, ТРның Сатып алулар буенча дәүләт комитеты рәисе Марат Зиатдинов, хакимият, тармак ведомстволары вәкилләре һәм җәмәгатьчелек катнашты. Халык программасы буенча биш еллык эшкә йомгак ясау белән беррәттән, үсешнең яңа юнәлешләре дә билгеләнде.

Төп доклад белән район башлыгы Ленар Нургаянов чыгыш ясады. Ул коры саннар белән генә чикләнеп калмыйча, һәркем өчен мөһим булган көндәлек мәсьәләләр турында сөйләде. Болар – йортларда җылылык һәм уңайлыклар булдыру, территорияләрне төзекләндерү, яңа төзелеш объектларын сафка бастыру, җирдә эшләүчеләргә һәм Ватанны саклаучыларга ярдәм күрсәтү һәм башкалар.

Форумның иң истәлекле мизгелләренең берсе – Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның 2026 елның 1 маендагы Указы белән гамәлгә куелган Татарстан Республикасының Электрон Мактау тактасын тәкъдим итү булды. Проект кешеләрнең һөнәри казанышларын билгеләп үтүгә һәм хезмәт династияләре турындагы истәлекне саклауга юнәлтелгән.

Әгерҗе районыннан Мактау тактасына 75 оешмадан 129 кандидат тәкъдим ителгән. Алар – тимер юл транспорты, авыл хуҗалыгы, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, сәүдә һәм башка тармак вәкилләре. Арада 30-35 елдан артык хезмәт стажы булган ветераннар, дәүләт бүләкләре һәм Мактау грамоталары ияләре дә бар.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев