Табынга куйганчы күпме көч, хезмәт соралганын үзе генә белә
Тәбәрледә яшәүче Гөлфия Гаязова берничә ел инде экзотик җимешләр үстерү белән шөгыльләнә. Ниләр генә үстерми ул! Инжир, лимон, мандарин, анар (гранат), банан һәм безнең як климаты өчен ят булган тагын әллә никадәр экзотик җимешләр... Ә аларны табынга куйганчы күпме көч, хезмәт соралганын Гөлфия апа үзе генә белә.
Әйтик, ананасны утыртканнан алып өзгәнчегә кадәр ел ярым вакыт кирәк икән. Аны үстерү серләренә төшенү өчен дә күп вакыт таләп ителгән. Гөлфия ханым берничә ел элек кибеттән сатып алган ананасның кыякларын өзеп суга утырткан булган. Берәр атнадан соң тамыр җибәргәч аны чүлмәккә күчергән. Шулай итеп, февраль аенда чәчәк аткан ананасның җимешен күптән түгел авыз иткәннәр.
Гаязовларның бакчасында тропик җимешләрнең короле булып саналучы ананастан кала, тиздән банан (ул өч елдан соң җимеш бирә), лимон, мандарин, инжир өлгерәчәк. Азия кухнясында еш очрый торган цитрус (лимон белән имбир) үлән – лемонграссны яратып үстерә.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев