Кукмаралы Фәрхәт–Әлфия Мөхәммәтҗановлар үз язмышын Әгерҗедә тапкан
Язмышлар

Кукмаралы Фәрхәт–Әлфия Мөхәммәтҗановлар үз язмышын Әгерҗедә тапкан

1985 елдан бирле тормыш һәм хезмәт юллары Әгерҗе белән бәйле

Тимерьюлчылар бәйрәме сәхнәсендә бүләкләнүчеләр арасында хезмәт юлларын станциядә узган, быел алтын туйларын билгеләп үтүче Фәрхәт–Әлфия МӨХӘММӘТҖАНОВлар да бар.

Кукмара районының Югары Арбаш кызы Әлфия, Югары Өскебаш авылы егете Фәрхәт сигезенче сыйныфны тәмамлагач, урта белем алу өчен Үрәсбаш мәктәбенә укырга киләләр. Армиядән кайткач апасы янына Казахстанга киткән Фәрхәт, чираттагы кайтуында әниләреннән рөхсәт сорап, кызны шунда алып китә. Ике уллары да Казахстанда туа: башта Илгизәр, ике елдан соң – Рафис. Чит җирләрдә ун ел гомер итәләр алар.

Ә 1985 елдан бирле тормыш һәм хезмәт юллары Әгерҗе белән бәйле.

– Әгерҗене яратабыз, Кукмараны да онытмыйбыз. Әти-әниләр исән чакта атна саен диярлек кайтып, эшләрендә булыштык. Хәзер кайтулар сирәк инде. Тик туган як барыбер үзенә тарта, – диләр.

Моннан күп еллар элек башта “Авангард” бинасында оештырылган дини укуларга йөргән, аннан “Нур” мәдрәсәсендә белем алган Әлфия апа биш вакыт намазын куймый, ураза тота. Фәрхәт абый да гает намазларын калдырмый, җомга саен мәчеткә сәдака тапшырырга йөри. Илле ел янәшә атлаучы пар өчен иң зур бәхет тә шушы.
 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев