8 мартка бүләк иткән лалә чәчәкләре шиңмәсен өчен суга нәрсә салырга?
Файдалы киңәшләр

8 мартка бүләк иткән лалә чәчәкләре шиңмәсен өчен суга нәрсә салырга?

Киңәшне үтәгән очракта, лалә чәчәкләре 10-14 көн торыр

Лалә чәчәкләре озак торсын, шиңмәсен өчен киңәшләр «Челнинские известия» сайтында чыкты.

Лалә чәчәкләре бәйләмен боздай салкын суга утыртыгыз, тагын боз кисәкләре салыгыз. Кар өстәргә дә була. 

Сабакларын ике-өч көнгә бер тапкыр кисегез, суны да шул тәртиптә алмаштырыгыз, боз өстәргә онытмагыз.

Шушы киңәшне үтәгән очракта, лалә чәчәкләре 10-14 көн торыр. Әгәр бәйләмдә чәчәкләр атып бетермәгән булса, алар тагын да озаграк сезне сөендерер, диелә хәбәрдә. 

Чыганак

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев