Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Бала белергә тиешле биш «ЯРАМЫЙ»

Балаларга боларны аңлатыгыз

Баланың иминлеген тәэмин итү өчен, әти белән әни 5 төрле «ЯРАМЫЙ»ны аңлатырга тиеш. Бу турыда «Челнинские известия» яза, дип хәбәр итә Интертат.

ЯРАМЫЙ:

таныш булмаган кешеләргә ишек ачарга,

таныш булмаган кешеләр белән кая да булса барырга,

чит кешеләр ничек кенә кыстаса да, нинди генә кызык әйбер тәкъдим итсә дә, алар белән машинага утырырга,

караңгы төшкәч урамда уйнап йөрергә,

таныш булмаган кешеләр белән подъездга, лифтка керергә.

Таныш булмаган кеше – бала үзе шәхсән белми торган чит кеше икәнен яхшылап аңлатырга кирәк.

Таныш булмаган кеше балага исеме белән дәшергә, әнисе кушканга килүен әйтергә, мультик карарга, конфет ашарга чакырырга мөмкин. Ләкин бу кеше балага таныш булмаса, ул баш тартырга, куркыныч сизсә «Мин аны белмим!» дип кычкыра башларга тиеш.

Балага шуны аңлатыгыз: беркайчан да, бер генә очракта да әти-әнисе баласын алырга мәктәпкә, ишегалдына, өйгә чит кешене җибәрмәячәк. Әгәр шундый кеше килсә, үзен кем дип таныштырса да, баланы кешеләр күп булган урынга таба йөгерергә, әти-әнисенә шалтыратырга, полиция хезмәткәренә мөрәҗәгать итәргә өйрәтергә кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев