Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Коронавирусның иң куркыныч симптомнары билгеле

Аларны Мясников атады

«Россия 1» телеканалы эфирында табиб һәм телетапшырулар алып баручы Александр Мясников COVID-19 авыруы вакытында кеше хастаханәгә салынырга тиешле иң куркыныч симптомнарны санап чыкты. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Госпитализация кирәк булган иң мөһим симптом — тын бетү. Гадәттә, COVID-19 вакытында тын кысылу җиденче-сигезенче көндә барлыкка килә. Әмма тын алалмау белән бәйле проблемалар беренче чорда ук булса, бу куркыныч билге булып тора», — диде табиб.

Аның сүзләренчә, температура 38 градустан югарырак булганда гына табиб чакырырга һәм госпитализация таләп итәргә кирәк.

«Без авыруның үзен түгел, ә симптомнарны дәвалыйбыз. Әгәр симптомнар юк икән, нигә сез хастаханә койкасына ыргыласыз?» — диде Мясников.

«Әгәр сез сусасагыз, күзләрегез эчкә батса, телегез кипсә, бәвел бик аз булса, димәк, сез организмдагы сыеклыкны югалтасыз, бөерләрегез белән проблемалар бар һәм, әлбәттә, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк», — дип өстәде Мясников.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев