Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Коронавирустан прививка ясаткач, мунчага керергә ярыймы?

    Инъекция урынын юешләтергә ярамый

    Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавируска каршы прививка ясату кагыйдәләрен билгели торган документ чыгарды. Ковидка каршы прививка ясаткан кешеләргә өч көн дәвамында алкоголь кулланмаска, мунчага яки саунага бармаска, артык физик йөкләнештән тыелып торырга киңәш итәләр. Шулай ук инъекция урынын юешләтергә ярамый. Бу хакта Вести сайты хәбәр итте.

    Бу белешмә илдәге бөтен төбәкләргә дә җибәрелгән.

    Вакцинация ясату өчен антитәнчекләргә һәм ПЦР тестлар бирү мәҗбүри түгел. Коронавирус белән авырган кеше белән элемтәдә булган очракта яки авыруның берәр билгесе күзәтелгәндә генә анализ тапшырырга кирәк. 

    Чыганак: Интертат

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: