Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Мобилизацияләнгән кешеләргә һәм аларның гаиләләренә волонтерлар ярдәм итә

Республика буйлап махсус штаблар ачылачак

Татарстанда #БезБергә акциясе кысасында янәдән «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәрәкәте эшли башлады. Волонтерлар мобилизацияләнгән кешеләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итәчәк.

Моның өчен республика буйлап махсус штаблар ачылыр дип көтелә. Әлеге штабларга хәрбиләр һәм аларның гаиләләре өчен кирәк-яраклар алып килергә мөмкин булачак. Моннан тыш, ихтыяҗы булган һәркемнең «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» волонтерларына мөрәҗәгать итеп, юридик яисә психологик ярдәм алу мөмкинлеге дә бар.

– Безнең хәрәкәт волонтерлары коронавирус пандемиясе чорында бик актив эшләде, республика халкына ярдәм итте. Һәм менә хәзер без кабаттан берләшергә кирәк булуын аңладык. Безнең волонтерлар мобилизацияләнгән кешеләргә һәм аларның гаиләләренә төрле юнәлешләрдә ярдәм күрсәтәчәк. Ярдәм төрләре алга таба тагын да киңәйтеләчәк, – дип аңлатты әлеге хәрәкәтнең координаторы Тимур Сафин.

«Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәрәкәтенә теләгән һәркем кушыла ала. Моның берничә юлы бар: хәрәкәтнең рәсми счетына акча күчерергә, расланган исемлек нигезендә гуманитар ярдәм җыярга мөмкин. Шулай ук проектка волонтер һәм партнер буларак катнашучыларны да көтәләр. Хәтта ки мобилизацияләнгән кешеләрнең йорт хайваннарын вакытлыча карап торырга мөмкин. Тулырак мәгълүмат белән рәсми сайтларында танышып була.

Ярдәм сорап һәм ярдәм тәкъдим итеп, 8 (800) 350-02-16 номеры буенча «кайнар линия» телефонына шалтыратырга мөмкин. Ул көн саен 9:00 сәгатьтән алып 19:00 сәгатькә кадәр эшли. Гаризаларны хәрәкәттә катнашучылар эшкәртәчәк һәм аларның үтәлешен контрольдә тотачак.

Татарстанның «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәрәкәте 2020 елның язында катлаулы хәлдә калган кешеләргә ярдәм күрсәтү өчен оештырылды. Ул эре предприятие җитәкчеләрен, җәмәгать эшлеклеләрен, волонтерларны, хәйриячеләрне һәм, гомумән, башкаларның язмышына битараф булмаган барлык кешеләрне берләштерә.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев