Ни өчен йокыдан торуга урынны җыеп куярга ярамый?
Файдалы киңәшләр

Ни өчен йокыдан торуга урынны җыеп куярга ярамый?

Начар ягы бар

Галимнәр фикеренчә, йокыдан торуга ук урын-җирне җыеп куярга ярамый. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Кеше йокыдан торган мизгелдә, аның урын-җирендә тән тиресе, тир һәм башка микрокисәкчекләр кала. Аларда тере микроорганизмнар һәм бактерияләр була. Әгәр урын-җирне торуга ук җыеп куйсаң, әлеге микроорганизмнар тукымада үрчүен дәвам итә.

Урын-җирне бераз вакытка ачык килеш калдыру хәерле. Җәймәне ачыгыз, бүлмәгә кояш нурлары керсен. Шулай иткәндә ультрашәмәхә нурлар һәм саф һава тәэсирендә зарарлы микрорганизмнар үлеп бетә, диелә бу хәбәрдә.

Чыганак: Интертат

Фото: pixabay.com

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев