Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әниләр көненә нинди бүләк сайларга?

    Әле дә соң түгел

    Әниләр көне безнең илдә Россия Президентының 1998 елның 30 гыйнварында чыккан карары нигезендә ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә ел саен билгеләп үтелә. Быел ул 29 ноябрьгә туры килә. Әниләр көне Җир шарының барлык илләрендә дә, әмма төрле вакытта үткәрелә. 

    Нәрсә бүләк итәргә?
    Бәйрәм алдыннан бу сорау күпләрне борчыйдыр. Ел саен чәчәк бәйләме, кәнфит-шоколад бүләк итеп кенә дә булмый. Кесәгә дә отышлы, күңелгә дә хуш килердәй бүләкләрдән торучы исемлек тәкъдим итәбез.

    ЯРАТКАН ЯЗУЧЫСЫНЫҢ КИТАБЫ
    Безгә балачактан ук, шул исәптән әниләр үзләре дә, иң яхшы
    бүләк ул – китап, дип әйтә киләләр бит. Әдәбият белән кызыксынмасалар, әниләрнең күңеленә аш-су, кул эшләнмәләре, гөлләр үстерү якын.

    ӘНИЕГЕЗНЕ ҮЗЕН КЫЗЫКСЫНДЫРГАН ОНЛАЙН КУРСКА ЯЗДЫРЫГЫЗ
    Бәлки, аның балачактан бирле үзләштерергә теләгән һөнәре бардыр? Хәзер бит чит тел дисеңме, рәсем ясау яисә башка кул эшеме – барысын да читтән торып өйрәнергә була.

    ҖЫЛЫ БИЯЛӘЙ/ОЕКБАШ/ШӘЛ/БАШЛЫК
    Кайсын гына сайласагыз да, әниләргә яраткан улы/кызы бүләк иткән әйбер меңләтә җылырак тоелачак. Кигән саен сабыен исенә төшерәчәк бит!

    ТӘМЛӘТКЕЧЛӘР ҖЫЕЛМАСЫ
    Һәр яхшы хуҗабикәнең кул астында төрледән-төрле тәмләткечләре була. Менә шуларны матур гына бер савытка җыеп, бик яхшы һәм чыннан да кирәкле бүләк ясый аласыз!

    БӨТЕН ГАИЛӘ ӘГЪЗАЛАРЫННАН ВИДЕОКОТЛАУ
    Бу бигрәк тә балалары читтә яшәгән әниләр өчен шәп бүләк булачак. Иң мөһиме – йөрәк җылысын кушып төшерү!

    Чыганак

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: