Помидор сортларының кайсылары яхшырак?
Файдалы киңәшләр

Помидор сортларының кайсылары яхшырак?

Бакчачы-блогер Эльмира Исхакова киңәшләре

– Ачык һавага утырту өчен кыска сабаклы помидор сортларының кайсылары әйбәтрәк?

Лилия Кәримуллина. Балык Бистәсе

Сорауга бакчачы-блогер Эльмира Исхакова җавап бирә:

– Кыска сабаклы («карликовый») сортлардан безнең якларда «Челнок», «Настенька», «Китайский ранний», «Розовый агат», «Санька», «Данко», «Лентяйка, «Агата», «Монголький карлик», «Ямал», «Вельможа», «Супермодель» кебек сортлар яхшы үсә. Алар тәбәнәк кенә, уңышны мулдан бирә, «үги» яфраклары да күп чыкмый. Ләкин араларын киңрәк калдырып утырту әйбәт.

Чыганак

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев