Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Үсеш стимуляторлары кыярга ярдәм итәме?

Шуны да белеп торыгыз

– Кыяр орлыкларын өйдә инде апрель урталарында ук чәчеп, менә хәзер теплицага күчереп утырттым. Уңышын ничек тә тизрәк күрәсе килә. Кибетләрдәге «Бутон», «Циркон» кебек үсеш стимуляторлары, чынлап та, моңа ярдәм итәме икән?

Наҗия Хәкимова. Балык бистәсе

Сорауга бакчачы-блогер Эльмира Исхакова җавап бирә:

– «Суперраний» сортлар утыртыгыз. Мондый кыярлар инде 35–40 көн чамасы узуга уңыш бирә башлый. Үсеш стимуляторларына килсәк, минемчә, аларны куллану – юкка акча исраф итү генә. Ник дигәндә, хәзерге гибрид сортлар инде 9–10 сантиметр чамасы үсүгә, чәчәккә бөреләнә башлый. Алар болай да «бөтерелеп» үсә, ә стимулятор үсентеләрне тагын да «бөтерә». Шуны да белеп торыгыз: бик тәмле кыярлар теплицада түгел, ә ачык туфракта үсә. Бал кортлары ярдәмендә серкәләндерелә торган сортларның тәме гибрид сортлардан күпкә өстен.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев