Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Татарстанда бер егет колорадо коңгызын җыю җайланмасы ясаган

Татар "Кулибины" Азнакайда яши

Азнакай районының Җиңү бистәсеннән Айнур Алтынбаев яшь уйлап табучылар олимпиадасында быел беренче тапкыр катнаша һәм жюри хөкеменә «ЗОЖ1» колорадо коңгызын җыю җайланмасын тәкъдим итте.

Казан дәүләт аграр университетында яшь уйлап табучыларның «Минем кече Ватаным» республика олимпиадасының җиңүчеләре билгеләнде. Олимпиадада 33 укучы 1,2, 3 урын алды, аларның барысына да университет дипломнары һәм кыйммәтле призлар тапшырылды. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итте.

«Мин әти-әниемә һәм әбиемә бу коңгызларны кул белән җыюның никадәр авыр булын күрә идем, шуңа күрә аларның тормышын җиңеләйтә торган җайланма уйлап табарга булдым», — дип сөйли яшь уйлап табучы.

Җайланманың нигезе итеп Айнур үзенең иске велосипедын алган, аңа терәк куйган һәм шул терәккә махсус щеткалар урнаштырган, велосипед тормозы рычагына баскач, шөрепләр ярдәмендә бу щеткалар әйләнә башлый. Ә җайланмага урнаштырылган картон тартма лоток буларак кулланыла.

Укучылар тәкъдим иткән эшләнмәләр арасында робот техникасы, тракторлар һәм печән чапкычлар, кул белән идарә итүле авыл хуҗалыгы техникасы, интерактив укыту чаралары, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрне реабилитацияләү чаралары, инновацион теплицалар, чүп җыю һәм утильләштерү системалары һәм башка проектлар булган.

Бәйгене Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм «Татарстан Республикасының уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте» иҗтимагый оешмасының Республика советы ярдәме белән уздыралар.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев