Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Яман чирне җиңгән Дания Дәүләтҗановадан рецептлар

Киңәш-табыш сандыгы

Онкологик авырулар, радикулит, гипертония, склероз, хатын-кыз һәм кан авырулары, астма, туберкулез вакытында, салкын тиеп авырганда, иммунитетны ныгыту өчен файдалы рецепт:

Ярты литр май аенда җыелган балга (мин нинди бал бар, шуны кулланам) 400 гр алоэ яфрагы (кимендә өч еллык), 0,7 литр виноградтан ясалган кызыл шәраб кирәк була. Алоэны, кулланыр алдыннан, тугыз көн буе аңа су сипмәскә. Целлофан пакетка салып, суыткычта җиде көн тотарга. Аннары иттарткыч аша чыгарып, бал һәм шәраб белән болгатырга да пыяла савытка тутырып, биш көн караңгы һәм салкынча урында тотарга. Ай буе ашарга берәр сәгать кала берәр чәй кашыгы, аннары көненә өчәр мәртәбә берәр аш кашыгы эчәргә. Дәвалану курсы – 2-3 ай. Кирәк булганда, ярты елдан кабатларга. Теләгән кеше бу катнашмага 2-3 гр мумие да куша ала, мин исә аны кулланмадым. Күп еллар буе яз һәм көз эчтем мин аны. 

Салкын тиеп авырулар вакытында түбәндәге рецептны куллана:
1 лимон, 3 тырнак сарымсак, бал алабыз. Лимонны төшеннән арындырабыз. Ике ингредиентны да иттарткыч аша чыгарып, бал (күп кирәкми, катнашма кашыктан агып чыгарлык булмасын) кушып болгатабыз һәм пыяла банкага тутырабыз да суыткычка куябыз. Икенче көнне куллана башларга да була. Иртән һәм кичен берәр аш кашыгыз кабыгыз. 

Әлеге катнашма канны да чистарта, әмма ашказаны белән проблема булганнарга сак кулланырга кирәк. 
Алма серкәсеннән ясалган катнашманың да файдасын күрәм. Аллма серкәсендә витаминнар, кислота, микроэлментлар, фермент һәм пектин бар. Су һәм бал белән кушылмада бактерияләргә, гөмбәчекләргә каршы тору үзлегенә ия була, оргаизмны ныгыта һәм чистарта.

Бер стакан җылы суга берәр чәй кашыгы алма серкәсе һәм бал салып эчәбез. Аңа кадәр мин һәр иртә бер стакан җылы су эчеп куям. Кич белән дә йокларга бер сәгать кала алма серкәсе суын эчәм. Ашказаны авырткан кешеләргә, бу рецептны куллана башлаганчы, табиб белән киңәшләшергә кирәк. 

Фото: https://pixabay.com/

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев