11 августта – Корбан гаете. Ул көнне һәм аннан соң өч көн – тәшрикъ көннәрендә ураза тоту мәкрүһ (күркәм булмаган) гамәл булып исәпләнә. Ул көннәрдә бәйрәм итү, ашарга эчәргә, кунакларга йөрешү мөстәхәб (күркәм гамәл) булып исәпләнә.
11 августта, якшәмбе көнне "Нур" һәм "Хәсән" мәчетләрендә 6.00 сәгатьтә бәйрәме вәгазе, 7.00 сәгатьтә гает намазы укыла. Авылларда вәгазь һәм гает намазы уку вакытын имам билгели.
Корбан гаете көнне 14.00 сәгатьтә Район мәдәният сараенда бәйрәм чаралары уза. 17.00 сәгатьтә – “Нур” мәдрәсәсендә корбан ашы. Рәхим итегез! 0+
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев