Әгерҗе районында коронавирус белән авыруның яңа очраклары теркәлмәгән
Көн темасы

Әгерҗе районында коронавирус белән авыруның яңа очраклары теркәлмәгән

7 майга Әгерҗе районында короноварис йоктыруның яңа очраклары теркәлмәгән.

  • Роспотребнадзор карары буенча 29 кеше, шул исәптән 5 бала күзәтүдә тора. Аларның 14е – төрле төбәкләрдән кайтучылар, – ди коронавируска каршы район штабы җитәкчесе Римма Гыйльметдинова.

Карантинда торучыларны тикшерү дәвам итә. Шулай ук сәүдә объектларында санитар-эпидемиологик нормаларны саклау буенча тикшерү бара.

Балалар бакчаларына 87 бала килгән. Барлык шәһәр һәм Тирсә, Красный бор балалар бакчалары эшли.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев