20 апрельдә, җомга, Әгерҗедә Л.Айтуганов исемендәге Мәдәният йортында Кичкетаң халык театры Данил Салиховның “Каравыл, коткарыгыз“ комедиясен сәхнәләштерәләр.
Алар, әлеге спектакльне Зәйдә узган “Идел-йорт“ фестивалендә куеп, жюри тарафыннан югары бәя алдылар.
Гади генә татар авылында татар моңын, телен саклау, аны яшәтү өчен тырышу – әсәрнең төп мәгънәсе. Зөлфәт Гатин, Тәлгать Гыйззәтов, Зөфәр Аитов, Алсу Дәүләтшина, Гөлүзә Тимергазина, Илназ–Эльмира Җиһангәрәевлар, Әлфинә Төхвәтова, Адель Сипов рольләрне зур осталык белән башкаралар. Аларга Сәрия Саматова һәм Әлфинә Латыйпова да ярдәм итәләр.
- Без җомга көн әгерҗелеләрне спектакль карарга көтеп калабыз. Килегез, үкенмәссез, – ди театр җитәкчесе Рамилә Хикмәтуллина.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев