Язмышлар рубрикасы буенча яңалыклар
-
Әгерҗедә чернобыльчеләрне искә алдылар
26 апрель – радиация һәлакәте корбаннарын искә алу көне.
-
Толстой урамында узачак Урам бәйрәме иртәгәгә күчерелде
2018 ел Татарстанда Лев Толстой елы буларак билгеләнеп үтү уңаеннан 21 апрельдә сәгать 10да Әгерҗенең Толстой урамында Урам бәйрәме уздырыла. Ул якшәмбе көнгә билгеләнгән иде. Әмма синоптиклар якшәмбе һава торышы бозыла, диләр. Шуңа оештыручылар бәйрәмне шимбәгә күчерделәр.
-
Әгерҗенең Толстой урамында Урам бәйрәме була
2018 ел Татарстанда Лев Толстой елы буларак, 22 апрельдә сәгать 10да Әгерҗенең Толстой урамында Урам бәйрәме уздырыла.
-
Олпат язучыбыз Габдулла ага Галиев вафат
Бүген 91нче яшендә Кырындыда гомер кичергән олпат язучыбыз Габдулла ага ГАЛИЕВ вафат булды.
-
Бүген Әгерҗе районында янә янгын булды
Бүген көндезге сәгать 11 тирәсендә Кодаш авылындагы бер шәхси хуҗалыкта янгын чыга.
-
Әгерҗедә яшәүче Шамил Гарифуллин агачтан могҗизалар тудыра
Әгерҗедә яшәүче Шамил ГАРИФУЛЛИН күпләргә оста анекдот сөйләүче буларак яхшы таныш. Бу аның бердәнбер яраткан шөгыле генә түгел.
-
Иж-Бәйкидә янгын чыгып сиксән сигез яшьлек картның гомере өзелде
Бүген иртән Иж-Бәйки авылында Набережная урамындагы бер йорт яна.
-
Бүген – матәм көне
Кемеровода коточкыч фаҗига сәбәпле, бүген матәм көне игълан ителде.
-
Матәм көне игълан ителде
Россия Президенты Владимир Путин 28 мартны матәм көне итеп игълан итү турында указны имзалады.
-
“Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы сайты үзгәрде
Игътибар иткәнсездер, “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы сайты үзгәрде.
-
Әнием, үзем, балам
(нәсер) Әни бәгърем, Дөрес яшәү серен Өйрәт миңа исән чагыңда. Мин бит - кызың, Минем дә бар кызым, Торыйк бергә бәхет сагында. Дөньяда иң оста кеше кем ул? "Әни!" дип җавап бирер идем мин. Үзең дә әни булгач, нәкъ шулай икәненә көннән-көн ныграк ышанасың. Әни сүзен әйтүгә, төбе булмаган диңгезләрнең...
-
Алар гомер көзләрен кызлары һәм кияүләре тәрбиясендә уздырулары белән бәхетле
90 яшьлек олуг юбилеен Галия әби ХУҖИНА җәмәгате янәшәсендә каршы ала. Сәетҗан ага белән иңне-иңгә куеп 63 ел гомер кичерә ул. Үтәгәндә туып-үскән Галия яшьтәше, Исәнбай егете Сәетҗан белән Ижауга бәхет эзләп киткән җирендә таныша. Яшьләр өйләнешәләр. Яшь әти-әнине сөендереп Тәнзилә һәм Фәнил дөньяга аваз сала. Авыл кешеләренә хас эшчән,...
-
Иж-Бәйки халкы хат ташучы Розалия ханымга рәхмәт укый
Иж-Бәйки авылы хат ташучысы Розалия АПАНАЕВА турында авыл халкыннан "бик төгәл, кешелекле, сабыр" кебек сүзләр генә ишетергә мөмкин. Гомере буе туган авылы кибетендә сатучы булып эшләгән сәүдә ветеранының бу тармакта эшләвенә ике генә ел әле. Әмма шушы вакыт эчендә дә авылны ничә тапкыр урарга, күпме йортның капкасын шакырга, ничәмә-ничә авылдашына...
-
Янгын нәтиҗәсендә Сарсак-Омгада бер гаилә йортсыз калды
Кичә Сарсак-Омгада иртәнге сәгать 10нар тирәсендә бер хуҗалыкта янгын чыга. Хуҗалар үзләре эштә була. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә ут телләре йортны камап алган була инде. Көчле җил дә ялкынның көчәюенә сәбәп була. Йорт тулысынча янып бетә, каралты-кураларга зыян килми. Яшь гаилә Савельевларга ярдәм йөзеннән районда "Кайсыгызның кулы җылы" акциясе игълан...
-
Кырынды бакча-мәктәп коллективы укытучыларга бәйрәм бүләге ясады
3нче мәктәптә шәһәр мәктәпләре укытучылары, ветеран педагоглар өчен 8 Мартка багышланган бәйрәм концерты булды. Аны Рафилә Алиева җитәкчелегендәге Кырынды башлангыч мәктәп-балалар бакчасы коллективы куйды. "Замана җилләре" дип исемләнгән концерт-тамашада авыл проблемалары чагылыш тапкан. Бәйрәмдә хөрмәтле мөгаллимнәргә котлаулар, җырлар яңгырады, биюләр башкарылды.