Толстой урамында узачак Урам бәйрәме иртәгәгә күчерелде
2018 ел Татарстанда Лев Толстой елы буларак билгеләнеп үтү уңаеннан 21 апрельдә сәгать 10да Әгерҗенең Толстой урамында Урам бәйрәме уздырыла. Ул якшәмбе көнгә билгеләнгән иде. Әмма синоптиклар якшәмбе һава торышы бозыла, диләр. Шуңа оештыручылар бәйрәмне шимбәгә күчерделәр.
Әлеге урамда яшәүчеләрне, күрше-тирә урам халкын кунакка чакыралар. Сезне җыр-бию, тәм-томнар белән кайнар чәй һәм казанда пешкән тәмле ботка көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев