Язмышлар рубрикасы буенча яңалыклар
-
Бүген көчле җил, буран булачак
Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан көчле тизлектәге җил көтелә. Бүген Татарстанда көчле җил булачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге кисәтә. Татарстанда көндез аязучан болытлы һава торышы. Урыны белән кар явачак, буран көтелә. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан көчле тизлектәге җил була. Төнлә һава температурасы -10..-15˚, көндез -8..-13˚ градус. Юлларда бозлавык.
-
Зираттагы агачларны кисәргә ярыймы
"Зиратларда агачларны кискәч бик күңелсез булып кала. Агачлар каберләрне җил-яңгырдан, давылдан саклап, ышыклап торалар бит. Хәзер кабер өстенә таш та куймыйлар. Чардуганга исем язылган такта элү белән чикләнәләр. Ни дисәң дә, таш озаграк саклана. Дин әһелләре моны ничек аңлата?" Р.ИСМӘГЫЙЛЕВ. Әгерҗе шәһәре. Әлеге сорауга Әгерҗе районы имам-мөхтәсибе хаҗи Габделкәрим хәзрәт...
-
Тукай премиясенә быелгы кандидатлар исемлеге билгеле булды
Татарстан Президенты карамагындагы Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премияләре буенча комиссиясе утырышында Премиягә тугыз кандидатураны күрсәтү турында карар кабул ителде. 1. Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры иҗат коллективы: Галиев Рөстәм Вәлиәхмәт улы (директор һәм баш режиссер), Насыйхов Булат Вакыйф улы (баш рәссам), Шәмәрдәнова Гүзәл Фазыл кызы...
-
Аш-су остасы Гөлүсә Рәхмәтуллинадан кәбестә тозлау рецепты
Моннан да тәмле кәбестәне әле ашап караганым юк! Ялган түгел, сер түгел, ясап карагыз әле. 3 литрлы банкага: - 3-4 тырнак сарымсак, - 6-7 түгәрәк кара борыч, - 2-3 кәнәфер, - 3 уртача зурлыктагы кишер, - 1-2 лавр яфрагы, - зур-зур кисәкләргә кискәләп кәбестә тутырырга. Аннан өстенә кайнар су коярга....
-
Иж-Бубый мәктәбендә хөрмәтле педагогны искә алдылар
Бертуган Бубилар исемендәге Иж-Бубый урта мәктәбендә озак еллар бергә эшләгән хезмәттәшебез Резилә МӘДИШИНАны искә алу кичәсе узды. Әлеге чарада аның гаиләсе, туганнары, өлкән сыйныф укучылары һәм укытучылар катнашты. Мәрхүмәнең якты истәлеген мәңгеләштерү максатыннан мәктәп музеенда Резилә Җәүдәт кызының эшчәнлеген яктырткан почмак ачылды. Башта медицина юнәлешендә белем алса да, балаларга булган...
-
Аш-су остасы Гөлүсә Рәхмәтуллинадан "Королевская ватрушка" рецепты
200 грамм ак май, 2-3 стакан он, 4-5 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй калагы камыр көпшәкләндергеч. Эчлек өчен: 400 грамм тирәсе эремчек, 2 данә йомырка, 1-2 уч йөзем җимеше, тәменчә шикәр комы. Бизәү өчен кайнатылган сөт, шикәр оны кулландым. Йомшак майны он белән уарга, шикәр комы, камыр көпшәкләндергечен салырга....
-
Бүген – язның беренче көне
Язның беренче көне белән, дуслар! Яз барыбызга да шатлык-сеөенчләр, матур уңышлар, сәламәтлек бүләк итсен. Кәефләр күтәренке булсын, эш дәрте артып торсын. Көндезләрен кояш елмайса да, төннәрен һава температурасы бик салкын әле. Бүген хәтта Исәнбай, Кадыбаш, Девәтернә авылларында -36 градус булды, диләр. Синоптиклар иртәгәдән җылыта башлаячак дип сөендерәләр. Димәк, кыш китәргә...
-
Кичкетаң һәм Барҗы-Умгада – концерт
Барҗы-Умга "сандугачы", Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә белем алучы җырчы егет Ранис САФИУЛЛИН иҗатташ дуслары белән Халыкара хатын-кызлар көнендә туган авылында концерт куя. 8 март - Кичкетаң Мәдәният йорты. 9 март - Барҗы-Умга клубы. Рәхим итегез!
-
Бүген Казаннан һәм Чаллыдан бер төркем язучылар Әгерҗе районына килә
Бүген Әгерҗе районында язучылар Ләбиб Лерон, Госман Гомәр, Рифат Җамал, Әлфия Ситдыйкова, Факил Сафин, "Мәйдан" журналы баш мөхәррире Фидаил Мәҗитов катнашында әдәби чаралар уза. Башта Тирсә мәктәбендә Мордывый авылында яшәп иҗат иткән шагыйрь Чыңгыз Мусинны искә алу кичәсе узачак. Кичке якта Әгерҗенең 3нче мәктәбендә язучы Габдулла Галиевка 90 яшь тулуга...
-
“Әгерҗе хәбәрләре“нә хәзер язылсагыз – отасыз
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 31 мартка кадәр "Әгерҗе хәбәрләре"нә почта элемтәсе бүлекчәләре аша 660 сумга язылып кую мөмкинлеге барлыгын исегезгә төшерәбез. Апрельдән матбугат басмаларына бәя арта дигән сүзләр йөри. Шуңа күрә район газетасына алдан язылып куйсагыз - отасыз.
-
Солдат улыма
(Мәскәү өлкәсендә хәрби хезмәт бурычын үтәүче улым Рәмзил Мухъгалинга багышлана) Горурланам синең белән, Син бит - хәрби хезмәттә! Анда да син сер бирмисең, Менә шунда хикмәт тә. Мин дә уйлыйм синең хакта, Сагынасыңдыр, улым. Икәү бергә ятьмә корып Балык тоткан су буен. Субай кагып басма салдык, Халык калды канәгать… Кармак...
-
Уразайдан үзешчән композитор Гафият Нигъмәтуллин армиядә үк баян сатып алган
Мин 1970-72 елларда Амур өлкәсендә авиация частенда хезмәт иттем. Без - инженер батальоны солдатлары аэродромнар төзедек. Алты айдан кече сержант булдым, механик-инструктор вазифасын башкардым. Сержант званиесе бирелгәч, взвод командиры урынбасары итеп билгеләделәр. Ә соңыннан рота старшинасы булдым. Безнең ротада 120 солдат иде, мин комсорг вазифасын да башкардым. Солдат хезмәте җиңел...
-
Азево фермеры Рамил Исмәгыйлев легендар Миг-25 самолетларына хезмәт күрсәткән
Мин армия сафларына 1983 елда туган авылым Мәдьярдан киттем. Аңа кадәр Красный борда ДОСААФны тәмамладым. Безнең хәрби бүлек Кавказ арты хәрби округына, Әзәрбайҗан ССРга карый иде. Мин Сумгаит шәһәреннән ерак түгел Насосная станциясендә хәрби-һава көчләрендә водитель-механик һәм "П-12" радиолокация системасы операторы булып хезмәт иттем. Без легендар МиГ-25 самолетларына хезмәт күрсәттек....
-
Балалар китапханәсендә “Телләр бәйрәме“ узды
Балалар китапханәсендә 5нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен "Телләр бәйрәме" чарасы узды. Ул Халыкара туган тел көненә багышланган иде. Балалар бәйрәмгә татар, рус, удмурт, мари милли киемнәреннән килгән иде. Алар китапханәчеләрне төрле телләрдә сәламләделәр. Татар, рус, удмурт телләрендә җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр. Аннан борынгыдан калган уеннарны уйнадылар.
-
Владимир Путин Федераль җыенга юллама белән 1 мартта чыгыш ясый
Россия Президентына кандидат Владимир Путин Федераль җыенга юллама белән 1 мартта чыгыш ясаячак. Бу хакта РИА "Новости" Путинның сайлау штабы рәистәше Александр Румянцевка сылтама белән хәбәр итә. "Ул юлламага безнең (ышанычлы кешеләре - ред. иск.) барлык тәкъдимнәребезне кертергә вәгъдә итте", - дигән Румянцев агентлыкка. Алдан, 29 гыйнварда, Путин сигез төркемгә...