Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Аш-су остасы Гөлүсә Рәхмәтуллинадан кәбестә тозлау рецепты

Моннан да тәмле кәбестәне әле ашап караганым юк! Ялган түгел, сер түгел, ясап карагыз әле. 3 литрлы банкага: - 3-4 тырнак сарымсак, - 6-7 түгәрәк кара борыч, - 2-3 кәнәфер, - 3 уртача зурлыктагы кишер, - 1-2 лавр яфрагы, - зур-зур кисәкләргә кискәләп кәбестә тутырырга. Аннан өстенә кайнар су коярга....

Моннан да тәмле кәбестәне әле ашап караганым юк! Ялган түгел, сер түгел, ясап карагыз әле.


3 литрлы банкага:
- 3-4 тырнак сарымсак,
- 6-7 түгәрәк кара борыч,
- 2-3 кәнәфер,
- 3 уртача зурлыктагы кишер,
- 1-2 лавр яфрагы,
- зур-зур кисәкләргә кискәләп кәбестә тутырырга.
Аннан өстенә кайнар су коярга. 10 минут тотабыз да суны түгәбез. Ул арада рассол әзерләргә кирәк. Аның өчен
- 1,5 литр су,
- 2 аш кашыгы тоз,
- 4 аш кашыгы шикәр комы,
- 0,5 стакан 9% уксус кирәк.
Уксус салмыйча гына рассолны кайнатып чыгарырга, кайнап чыккач уксус салырга, бер болгатып алгач банкага коярга. 1-2 көн дигәндә тозланган кәбестә әзер!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев