Иж-Бубый мәктәбендә хөрмәтле педагогны искә алдылар
Бертуган Бубилар исемендәге Иж-Бубый урта мәктәбендә озак еллар бергә эшләгән хезмәттәшебез Резилә МӘДИШИНАны искә алу кичәсе узды. Әлеге чарада аның гаиләсе, туганнары, өлкән сыйныф укучылары һәм укытучылар катнашты. Мәрхүмәнең якты истәлеген мәңгеләштерү максатыннан мәктәп музеенда Резилә Җәүдәт кызының эшчәнлеген яктырткан почмак ачылды. Башта медицина юнәлешендә белем алса да, балаларга булган...
Бертуган Бубилар исемендәге Иж-Бубый урта мәктәбендә озак еллар бергә эшләгән хезмәттәшебез Резилә МӘДИШИНАны искә алу кичәсе узды. Әлеге чарада аның гаиләсе, туганнары, өлкән сыйныф укучылары һәм укытучылар катнашты.
Мәрхүмәнең якты истәлеген мәңгеләштерү максатыннан мәктәп музеенда Резилә Җәүдәт кызының эшчәнлеген яктырткан почмак ачылды.
Башта медицина юнәлешендә белем алса да, балаларга булган мәхәббәте аны мәктәпкә алып килә. Балалар бакчасында эшләп чыныгу алгач, мәктәп дөньясына "чума" ул: география фәнен укыта, директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары була. Авыл, район, республика күләмендәге чараларга әзерләнгәндә җәмәгате Заил, кызлары ышанычлы ярдәмчеләренә әверелә. Кызлары дигәннән, Алсулары балалар һәм яшьләрнең "Созвездие-Йолдызлык" телевизион фестивале административ төркеменең җаваплы хезмәткәре булып эшли. Күп еллар инде туган авылы мәктәбе укучыларын бию сәнгатенә өйрәтә. Яшь биючеләр район, республика күләмендә матур җиңүләр яулыйлар. Атна саен Казан юлыннан ашкынып туган авылына кайтканда ул бертуган Бубиларның "Без туган җиребездә хезмәт итәргә тиеш" дигән алтын сүзләрен исбатлый кебек.
...Резилә - Иж-Бубый кызы. Авылының күренекле кешеләренә, матур табигатенә булган олы мәхәббәте күңел йомгагына уралып килә-килә зур тарихка әйләнгәндер.Әнә бит, "Бертуган Бубилар исемендәге мәктәп" дип аталган 220 битлек җыентык чыгарган. Анда Иж-Бубый мәктәбе һәм Бубилар мәдрәсәсе тарихы да, бертуган Нигъмәтуллин-Бубиларның тормыш юлы һәм эшчәнлеге дә, мәгарифнең совет чорындагы үсеше дә чагылыш тапкан. Шулай ук балалар бакчасы һәм мәктәп коллективларының бүгенге эшчәнлеге, сәләтле балалар белән эшләү нәтиҗәләре яктыртылган, педагогик династияләр һәм мәктәпне тәмамлап зур уңышларга ирешкән шәхесләр барланган, мәктәп тормышына күзәтү ясалган.
Моннан тыш, Резилә Җәүдәт кызы 5-7 сыйныфлар өчен туган як табигатен һәм тарихын үз эченә алган "Туган авылым - Иж-Бубый" дип аталган әсбап та язган. Районда беренчеләрдән булып электрон музей эшчәнлегенә нигез салучы да ул. Әйе, хезмәттәшебезнең күпкырлы эшчәнлеген санап кына бетерә торган түгел. Шуңа күрә авылыбыз тарихына кертергә лаеклы исемнәр янәшәсендә Резилә Мәдишинаның да үз урыны бар.
Авыл халкының мәнфәгатьләре белән янып яшәгән, авылдашларының һәм хезмәттәшләренең ихтирамын яулаган милли җанлы дустыбыз безгә болай дип дәшә сыман:
Язмыш бүләк иткән зур бүләкне -
Иж-Бубыйлы тарих битләрен
Килер буыннарга өйрәтмичә
Юк, бу җирдән мин һич китмәмен....
Урының оҗмахта булсын, хөрмәтле хезмәттәшебез. Син - безнең күңелләрдә.
Нәсимә СИПОВА.
Иж-Бубый авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев