Язмышлар рубрикасы буенча яңалыклар
-
Бүген – Халыкара туган тел көне
21 февраль - Халыкара туган тел көне. Бу көн 2000 елда ЮНЕСКО карары белән билгеләп үтелә башлады. Бүген дөнья халыклары алты мең телдә сөйләшә. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дип таныла.
-
1 апрельдән пенсия өч процентка кадәр арта
Хезмәт министрлыгы аңлатуынча, социаль пенсиянең уртача күләме 9 мең 62 сум булачак. Ведомствода аңлатуларынча, индексация нәтиҗәсендә социаль пенсиянең уртача күләме 255 сумга артып, күтәрелгәннән соң 9 мең 62 сум булачак. Шул ук вакытта инвалид балаларның һәм балачактан I төркем инвалидларның пенсияләренең уртача күләме 378 һәм 382 сумга артып, шуннан соң...
-
Әгерҗедә ир-егетләргә багышланган концерт була
22 февральдә 15 сәгатьтә район Мәдәният сараенда "Ир-егетләргә багышлана" исемле бәйрәм концерты була. 24 февральдә 20 сәгатьтә район Мәдәният сараена ретро-дискотекага көтеп калалар.
-
Әлфирә Низамованың табадан гына төшкән шигырьләре белән таныштырабыз
Бәхетлеләр исемлеге- -мин юк! Бәхетсез дә түгелмен. Шатлыкларга коендым мин, Хәсрәт булып түгелдем. Йөрәк аша узды бары Хагы да, нахагы да... Гайбәт итеп чәйнәделәр Яхшысын, начарын да... Ала сыер булды язмыш Аклы да, каралы да... Йөрәкне дә аңлап булмый Исән дә, яралы да... Бәхетлеләр чутында юк Тик мин бәхетсез түгел!...
-
Иртәгә Әгерҗедә Май чабу бәйрәме була
18 февральдә 10.30 сәгатьтә район Мәдәният сарае каршындагы мәйданда уен-көлкеле, җыр-биюле, театральләштерелгән тамашалы Май чабу (Масленица) бәйрәме була. Бу көнне "Иң тәмле белен" бәйгесе дә оештырыла. Бәйрәмгә рәхим итегез!
-
Якшәмбе көн Әгерҗедә Май чабу бәйрәме була
18 февральдә 10.30 сәгатьтә район Мәдәният сарае каршындагы мәйданда уен-көлкеле, җыр-биюле, театральләштерелгән тамашалы Май чабу (Масленица) бәйрәме була. Бу көнне "Иң тәмле белен" бәйгесе дә оештырыла. Бәйрәмгә рәхим итегез!
-
Язгы чәчү эшләрен башкару өчен Татарстанга 20 миллиард сум акча кирәк
Республика аграрийларына язгы кыр эшләрен башкарып чыгу өчен 20,1 млрд сум акча кирәк. Бу хакта бүген авыл хуҗалыгы министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында министр Марат Әхмәтов әйтте, дип хәбәр итә "Татар-информ". "Язгы чәчү эшләренә 20,1 млрд сум капитал кирәк. Шуның 7,5 млрд. сумы минераль ашламаларга. Бу - бер гектар җиргә 65...
-
Әфганстан – йөрәк ярасы
15 февраль - совет гаскәрләренең соңгы сугышчылары Әфганстан җиреннән чыгарылган көн. 1979 елдан 1989 елга кадәр ун ел дәвам иткән Әфганстан бәрелешләрендә районыбыздан 122 егеткә хәрби бурычын үтәргә туры килә. Нарат авылыннан Рафис Хөснетдиновның гомере бәрелешләр вакытында өзелә. 30 әфганчы туган якларга кайткач вафат була. Бүген Әгерҗедә Мәңгелек ут янында...
-
“Эштә дә, гаиләмдә дә бик бәхетле мин“, – ди райфоның бюджет бүлеге җитәкчесе Рәсимә Камалетдинова
"Мин гомер буе яраткан эшемне башкардым. Янәшәмдә һәрвакыт таянырлык, мине аңлаучы якыннарым, хезмәттәшләрем, дусларым булды. 55 яшемне кадерле кыз, яраткан хатын, әни, хөрмәтле хезмәттәш булып каршы алуыма бик сөенәм", - ди район финанс-бюджет палатасының бюджет бүлеге җитәкчесе Рәсимә КАМАЛЕТДИНОВА. Аның турында хезмәттәшләреннән, райфо карамагындагы бюджет оешмалары бухгалтерларыннан - кемнән генә...
-
Әгерҗедә фронт хатларыннан күргәзмә эшли
"Бердәм Россия" партиясе 1941-45 еллардагы фронт хатларын бергә туплау һәм системага салу буенча "Тарихи хәтер" исемле интернет-проект тәкъдим иткән иде. Ут эченнән килгән солдат хатлары моңа кадәр музей фондларында гына сакланып килде. Ә әлеге проектның максаты - гаилә архивларында сакланганнарын туплау иде. Бу акция игълан ителгәннән соң Әгерҗе район тарихы...
-
Иртәнге чәйгә тәмле белен пешерәбез
Кирәкле әйберләр: Он - бер стакан. Кефир - бер стакан. Кайнаган су - бер стакан. Йомырка - ике данә. Шикәр комы - 1,5-2 аш кашыгы. Сода - 0,5 чәй кашыгы. Көнбагыш мае - 2 аш кашыгы. Тоз - 0,5 чәй кашыгы. Әзерлибез: Йомыркага тоз салып яхшылап болгатабыз. Шуңа болгата-болгата кайнар...
-
“Әгерҗе хәбәрләре“нә узган елгы бәя белән языла аласыз
1 февральдән 31 мартка кадәр "Әгерҗе хәбәрләре"нә почта аша узган елгы бәя белән - 660 сумга язылу игълан ителә. 1 апрельдән бәяләр тагын күтәреләчәк дигән хәбәр бар. Шуңа күрә ике ай эчендә язылу хәстәрен күрсәгез иде. Киләчәктә дә бергә булыйк, хөрмәтле дуслар! Газетаны редакциягә килеп алучылар һәм хезмәт коллективларында язылучылар...
-
8 Мартка кадерле кешегезгә “Әгерҗе хәбәрләре“ аша үзенчәлекле бүләк ясарга ашыгыгыз
Хатын-кызларга хөрмәт һәм ярату көне буларак билгеләп үтелүче 8 Март бәйрәменә дә бер генә ай калып бара. 8 Март бәйрәменә "Әгерҗе хәбәрләре"ндә дә газета укучыларыбызга төсле биттә кадерле кешеләрен котлау мөмкинлеге бирәбез. Котларга теләгән кешегезнең - әниегез, әбиегез, сөйгәнегез, туганыгыз булсынмы - төсле фотосын редакциягә алып килергә яки agr-vesti@mail.ru электрон...
-
Кырыгалдарлар яңа ысуллар уйлап табалар
Январь аенда Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлегенә бер ханым мөрәҗәгать итеп, аңа Саклык банкыннан шалтыратулары хакында әйтә. Шалтыратучы мошенник булып чыга. Ир кеше үзен бүлек начальнигы Павел Константинов дип таныштыра. Ул әлеге ханымнан хезмәт хакы килә торган карта мәгълүматлары, аның кайчанга кадәр гамәлдә булуы, исәптә күпме акчасы...
-
Балалар өчен “Шаян-ТВ“ каналы эшли башлады
1 февральдән "Шаян-ТВ" татар балалары телеканалы эшли башлады. Тапшырулар ТНВда - 15.00, ТНВ-Планетада 15.15 сәгатьтә башлана. Баштагы чорда яртышар сәгать кенә эшләсә дә, алга таба бу каналда мультфильмнар, кызыклы тапшырулар 24 сәгать дәвамында күрсәтеләчәк.