Владимир Путин Федераль җыенга юллама белән 1 мартта чыгыш ясый
Россия Президентына кандидат Владимир Путин Федераль җыенга юллама белән 1 мартта чыгыш ясаячак. Бу хакта РИА "Новости" Путинның сайлау штабы рәистәше Александр Румянцевка сылтама белән хәбәр итә. "Ул юлламага безнең (ышанычлы кешеләре - ред. иск.) барлык тәкъдимнәребезне кертергә вәгъдә итте", - дигән Румянцев агентлыкка. Алдан, 29 гыйнварда, Путин сигез төркемгә...
Россия Президентына кандидат Владимир Путин Федераль җыенга юллама белән 1 мартта чыгыш ясаячак. Бу хакта РИА "Новости" Путинның сайлау штабы рәистәше Александр Румянцевка сылтама белән хәбәр итә.
"Ул юлламага безнең (ышанычлы кешеләре - ред. иск.) барлык тәкъдимнәребезне кертергә вәгъдә итте", - дигән Румянцев агентлыкка.
Алдан, 29 гыйнварда, Путин сигез төркемгә бүленгән ышанычлы кешеләре белән очрашу уздырды, дип искәрткән медицина һәм социаль өлкәне кураторлык итүче төркем җитәкчесе Румянцев. Очрашуда ышанычлы кешеләре үз-үзен тәкъдим итүче кандидатка тәкъдимнәрен тапшырган. Алар арасында иң мөһимнәре булып, күппрофильле балалар хастаханәләрен, балалар онкология диспансерларын төзү һәм цифрлы медицина үсеше тора.
("Татар-информ")
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев