Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Аш-су остасы Гөлүсә Рәхмәтуллинадан "Королевская ватрушка" рецепты

200 грамм ак май, 2-3 стакан он, 4-5 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй калагы камыр көпшәкләндергеч. Эчлек өчен: 400 грамм тирәсе эремчек, 2 данә йомырка, 1-2 уч йөзем җимеше, тәменчә шикәр комы. Бизәү өчен кайнатылган сөт, шикәр оны кулландым. Йомшак майны он белән уарга, шикәр комы, камыр көпшәкләндергечен салырга....

200 грамм ак май,
2-3 стакан он,
4-5 аш кашыгы шикәр комы,
1 чәй калагы камыр көпшәкләндергеч.



Эчлек өчен:
400 грамм тирәсе эремчек,
2 данә йомырка,
1-2 уч йөзем җимеше,
тәменчә шикәр комы.

Бизәү өчен кайнатылган сөт, шикәр оны кулландым.

Йомшак майны он белән уарга, шикәр комы, камыр көпшәкләндергечен салырга. Барлыкка килгән уалучан массаны икегә бүлергә.

Эчлекне ясау бик җиңел. Алда язып уткән ингредиентларны бергә бутарга гына кирәк.

Форманы майларга, башта ярты өлеш валчыкны салырга, аннан эчлек салгач, калган икенче өлеш валчыкны эремчекле масса өстенә сибәргә. Теләгән кеше бизи инде. Духовкада 180-200 градуста 20-25 минут пешереп алабыз.
Чәйләрегез тәмле булсын, дусларым!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев