Солдат улыма
(Мәскәү өлкәсендә хәрби хезмәт бурычын үтәүче улым Рәмзил Мухъгалинга багышлана) Горурланам синең белән, Син бит - хәрби хезмәттә! Анда да син сер бирмисең, Менә шунда хикмәт тә. Мин дә уйлыйм синең хакта, Сагынасыңдыр, улым. Икәү бергә ятьмә корып Балык тоткан су буен. Субай кагып басма салдык, Халык калды канәгать… Кармак...
(Мәскәү өлкәсендә хәрби хезмәт бурычын үтәүче улым Рәмзил Мухъгалинга багышлана)
Горурланам синең белән,
Син бит - хәрби хезмәттә!
Анда да син сер бирмисең,
Менә шунда хикмәт тә.
Мин дә уйлыйм синең хакта,
Сагынасыңдыр, улым.
Икәү бергә ятьмә корып
Балык тоткан су буен.
Субай кагып басма салдык,
Халык калды канәгать…
Кармак белән балык тоту
Булды аеруча рәхәт.
Язлар кабат килер инде,
Чәчәк атар алмагач...
Ямансулап кошлар сайрар
Син авылда булмагач.
Сыерчык кайтыр куанып
Син ясаган ояга.
Исән-имин хезмәт итеп
Кайтырга язсын сиңа.
Рамил МУХЪГАЛИН.
Исәнбай авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев