Әлфирә Низамованың табадан гына төшкән шигырьләре белән таныштырабыз
Бәхетлеләр исемлеге- -мин юк! Бәхетсез дә түгелмен. Шатлыкларга коендым мин, Хәсрәт булып түгелдем. Йөрәк аша узды бары Хагы да, нахагы да... Гайбәт итеп чәйнәделәр Яхшысын, начарын да... Ала сыер булды язмыш Аклы да, каралы да... Йөрәкне дә аңлап булмый Исән дә, яралы да... Бәхетлеләр чутында юк Тик мин бәхетсез түгел!...
Бәхетлеләр исемлеге-
-мин юк!
Бәхетсез дә түгелмен.
Шатлыкларга коендым мин,
Хәсрәт булып түгелдем.
Йөрәк аша узды бары
Хагы да, нахагы да...
Гайбәт итеп чәйнәделәр
Яхшысын, начарын да...
Ала сыер булды язмыш
Аклы да, каралы да...
Йөрәкне дә аңлап булмый
Исән дә, яралы да...
Бәхетлеләр чутында юк
Тик мин бәхетсез түгел!
Икесенең арасында
Үтеп тә бара гомер.
ххх
Минем дөньям үзгә инде
Сезгә ошамас, бәлки.
Минем өчен ак томан-күл
Чишмә җыры -"Әллүки"...
Гаҗәп түгел егылмаска
Мин күкләргә тотынсам.
Чәчәк күзендә яшь күреп
Сөртергә омтылсам...
Гашыйкларга энҗе-сүздән
Сөю таҗы кидерсәм...
Кырмыскага дәү бер филнең
Горур башын идерсәм...
Сулар кире агып, әгәр
Язмышлар кушылсалар.
Җирне төн кочкан мизгелдә
Йолдызлар ватылсалар...
Ялган диеп уйламагыз
Алдашмыйм мин ялгыш та!
Иҗат оеткысы салган
Ходай минем язмышка!
Ххх
Кеше гомере ут сыман ул
Яна да, сүнә генә...
Кеше туа...
Китеп бара...
Күтәрә алмас
Йөк төяп йөрәгенә...
Кеше гомере - мизгел генә
Әйтерсең,
Күкләрне ярган яшен.
Кем генә соң
Бу дөньядан
Бетереп киткән эшен?
Кеше гомере- олы сер ул!
Яшим диеп
Мактанмасын кеше!
Туасын да белми
Үләсен дә белми...
Барсы да Ходай эше!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев