Азево фермеры Рамил Исмәгыйлев легендар Миг-25 самолетларына хезмәт күрсәткән
Мин армия сафларына 1983 елда туган авылым Мәдьярдан киттем. Аңа кадәр Красный борда ДОСААФны тәмамладым. Безнең хәрби бүлек Кавказ арты хәрби округына, Әзәрбайҗан ССРга карый иде. Мин Сумгаит шәһәреннән ерак түгел Насосная станциясендә хәрби-һава көчләрендә водитель-механик һәм "П-12" радиолокация системасы операторы булып хезмәт иттем. Без легендар МиГ-25 самолетларына хезмәт күрсәттек....
- Мин армия сафларына 1983 елда туган авылым Мәдьярдан киттем. Аңа кадәр Красный борда ДОСААФны тәмамладым. Безнең хәрби бүлек Кавказ арты хәрби округына, Әзәрбайҗан ССРга карый иде. Мин Сумгаит шәһәреннән ерак түгел Насосная станциясендә хәрби-һава көчләрендә водитель-механик һәм "П-12" радиолокация системасы операторы булып хезмәт иттем. Без легендар МиГ-25 самолетларына хезмәт күрсәттек. Ике ел эчендә бер генә һәлакәт булганын да хәтерләмим.
Бүлектә Чаллы, Менделеев, Минзәлә, Актаныштан егетләр бар иде. Без, татарлар, үзара аеруча дус-тату яшәдек. Барыбыз да җаваплы вазифаларда хезмәт иттек. Әле хәзер дә Чаллыдан Дамир Бакиров, Менделеевтан Петр Петров белән күрешеп, сөйләшеп торабыз. Армия тормышын бик еш искә алабыз. "Солдат дуслыгы" дигән нәрсә бик көчле бит ул, аны какшатуы авыр. Армия безне дә әлеге төшенчәгә олы хөрмәт белән карарга өйрәтте.
Бездә "дедовщина" дигән әйбер юк иде. Булса да идән юудан ары китми иде. Гомумән, без союздаш республикалардан килгән яшьтәшләребез белән дә уртак тел таба алдык.
Шимбә көнне шәһәргә, Каспий диңгезенә чыгарга рөхсәт бирәләр иде. Шәһәргә чыккач, әзәрбайҗанлыларның безгә бик яхшы мөнәсәбәттә булулары истә калган. Алар ничек тә булса безне сыйларга, хөрмәт күрсәтергә тырышалар иде. Менә шул вакытлардан бирле әлеге милләт вәкилләренә ихтирамым бик зур.
Матур табигатьле Әзәрбайҗан, Каспий диңгезе әле озак еллар төшләремә кереп йөдәтте. Армиядән орден-медальләр белән кайтмасам да, минем өчен чын тормыш мәктәбе булды ул. Совет армиясенең иң көчле, хәрби яктан иң сәләтле булуына инанып кайттым мин.
Төзелеш институтында хәрби кафедра тәмамлап, лейтенант званиесе алдым. Шуңа күрә үземне икеләтә солдат дип исәплим, - ди Азево фермеры Рамил Исмәгыйлев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев