Уразайдан үзешчән композитор Гафият Нигъмәтуллин армиядә үк баян сатып алган
Мин 1970-72 елларда Амур өлкәсендә авиация частенда хезмәт иттем. Без - инженер батальоны солдатлары аэродромнар төзедек. Алты айдан кече сержант булдым, механик-инструктор вазифасын башкардым. Сержант званиесе бирелгәч, взвод командиры урынбасары итеп билгеләделәр. Ә соңыннан рота старшинасы булдым. Безнең ротада 120 солдат иде, мин комсорг вазифасын да башкардым. Солдат хезмәте җиңел...
- Мин 1970-72 елларда Амур өлкәсендә авиация частенда хезмәт иттем. Без - инженер батальоны солдатлары аэродромнар төзедек. Алты айдан кече сержант булдым, механик-инструктор вазифасын башкардым. Сержант званиесе бирелгәч, взвод командиры урынбасары итеп билгеләделәр. Ә соңыннан рота старшинасы булдым. Безнең ротада 120 солдат иде, мин комсорг вазифасын да башкардым.
Солдат хезмәте җиңел түгел. Бу җәһәттән иң истә калганы: 56 градус суыкта йокыдан уянгач та гимнастеркадан гына өч чакрым йөгерү иде. Ә шулай да ул ике елны гомеремнең иң күңелле вакытлары булган икән дип уйлыйм. Чечен, таҗик, үзбәк һәм башка халык вәкилләре белән дус, тату яшәдек, бергәләп концертлар куйдык. Спорт чараларының бик күңелле узуы хәтердә калган. Чаңгы ярышларында батальон буенча беренчелекне ала идем.
Мин армиягә кадәр Т-74 тракторында эшләдем. Беркөнне хезмәт иткән жиргә нәкъ шундый трактор китергәннәр. Якын дусны күргәндәй янына "очтым". Минем мондый трактор белән дуслыкны белгәч, командировкага җибәрделәр. Шунда бер ай Көчек егете Рафис Сәетов белән бергә булдык. Шул ук авылдан Равил Әхмәтов, Барҗыдан Тәлгать Гыйльметдинов белән ике ел хезмәт итү дәверендә туганнар кебек якынайдык. Азнакай районының Уразай һәм Әгерҗе авылларыннан, Питрәч районы Шәле авылыннан, Балык Бистәсе һәм Казаннан бергә хезмәт иткән егетләр белән дуслыгыбыз гомер буе дәвам итте, гел хәбәрләшеп торабыз. Солдат дуслыгы мәңгелек, нык ул. Хезмәт иткән чорда Татарстан егетләре белән бергә җырлап кайтырбыз дип баян сатып алган идек. Ике тапкыр тәкъдим иткәч тә ялга кайтмаганлыктан, мине алданрак җибәрделәр.
Хезмәт итү чорында күп тапкыр Рәхмәт белдерделәр. Беренчесе аеруча истә калган. Төнлә сакта торганда бер "нарушитель" һөҗүм итте. Кулдагы коралны кулланмыйча гына аны коралсызландырдым.
Солдат чорын бик сагынам. Карта һәм интернет аша шунда "барып кайтам", төшләремә дә бик еш керә. Гомумән, армия миндә җылы тәэсирләр генә калдырды, - ди Гафият Нигъмәтуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев