Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Иж-Бәйки халкы хат ташучы Розалия ханымга рәхмәт укый

Иж-Бәйки авылы хат ташучысы Розалия АПАНАЕВА турында авыл халкыннан "бик төгәл, кешелекле, сабыр" кебек сүзләр генә ишетергә мөмкин. Гомере буе туган авылы кибетендә сатучы булып эшләгән сәүдә ветеранының бу тармакта эшләвенә ике генә ел әле. Әмма шушы вакыт эчендә дә авылны ничә тапкыр урарга, күпме йортның капкасын шакырга, ничәмә-ничә авылдашына...

Иж-Бәйки авылы хат ташучысы Розалия АПАНАЕВА турында авыл халкыннан "бик төгәл, кешелекле, сабыр" кебек сүзләр генә ишетергә мөмкин.

Гомере буе туган авылы кибетендә сатучы булып эшләгән сәүдә ветеранының бу тармакта эшләвенә ике генә ел әле. Әмма шушы вакыт эчендә дә авылны ничә тапкыр урарга, күпме йортның капкасын шакырга, ничәмә-ничә авылдашына вакытлы матбугат басмаларын, өлкәннәргә пенсия, субсидия алып килергә туры килгәндер аңа?!

  • Газета-журналларны, хатларны көне-сәгате белән илтеп бирергә тырышам. Кеше вакытында укырга тиеш бит аларны. Пенсия, субсидия турында әйтеп тә торасы юк. Аларын өлкәннәребезнең ничек көтеп алуы миңа бик яхшы мәгълүм, - ди Розалия ханым.

Моның өстенә, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне дә җыя, товар сатарга да өлгерә ул.

  • Һәр эшне бик төгәл башкара. Түләүләрне алганда акчаны тиененә кадәр дәфтәргә теркәп бара, безгә дә тәфсилләп аңлата. Шуңа күрә без бик тә рәхмәтле Розалиягә, - диләр авыл өлкәннәре.

Иж-Бәйки авылы Иж-Бубый элемтә бүлекчәсенә караганлыктан, атнасына берничә тапкыр күрше авылга барырга туры килә аңа. Бу яклап уң кулы - 43 ел иңгә-иң куеп яшәүче җәмәгате Фердинанд.

  • Бервакытта да юк дими. Кайчан кирәк, шунда машинага утырабыз да чыгып китәбез, - ди Розалия ханым иренә рәхмәтле караш ташлап.

Менә шулай һаман халык арасында булып, эшеннән ямь һәм тәм табып, иң мөһиме, күпме авылдашыннан рәхмәт һәм хөрмәт сүзләре ишетеп яши ул бүген. Ямь дигәннән, үзе дә матурлык тудырырга бик ярата Розалия ханым. Яз, җәй көннәрендә аларның ишегаллары, бакчалары берсеннән-берсе матур гөл-чәчәкләргә күмелә. Йортлары эчендәге гөлләре дә шау чәчәктә утыра. Юкка гына "Күңеле матурның эш-гамәлләре дә күркәм" димиләрдер шул. Әле озак еллар менә шулай башкаларны сөендерүдән тәм табып эшләргә һәм яшәргә язсын иде. Бу - Розалия ханымның да иң изге теләге.

Дания АБЗАЛИЕВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев