Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Зираттагы агачларны кисәргә ярыймы

"Зиратларда агачларны кискәч бик күңелсез булып кала. Агачлар каберләрне җил-яңгырдан, давылдан саклап, ышыклап торалар бит. Хәзер кабер өстенә таш та куймыйлар. Чардуганга исем язылган такта элү белән чикләнәләр. Ни дисәң дә, таш озаграк саклана. Дин әһелләре моны ничек аңлата?" Р.ИСМӘГЫЙЛЕВ. Әгерҗе шәһәре. Әлеге сорауга Әгерҗе районы имам-мөхтәсибе хаҗи Габделкәрим хәзрәт...

"Зиратларда агачларны кискәч бик күңелсез булып кала. Агачлар каберләрне җил-яңгырдан, давылдан саклап, ышыклап торалар бит. Хәзер кабер өстенә таш та куймыйлар. Чардуганга исем язылган такта элү белән чикләнәләр. Ни дисәң дә, таш озаграк саклана. Дин әһелләре моны ничек аңлата?"

Р.ИСМӘГЫЙЛЕВ.

Әгерҗе шәһәре.

Әлеге сорауга Әгерҗе районы имам-мөхтәсибе хаҗи Габделкәрим хәзрәт ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН җавап бирә:

  • Бу сорауга җавап биргәнче, кышын Әгерҗенең иске татар зиратында уздырылган өмәдә катнашучыларга олы рәхмәтемне әйтәсем килә. Алар салкын дип куркып калмадылар, зиратыбызны җыештырырга килделәр. Өмәне башлап йөрүче зират каравылчысы Илдус абый Гыйләҗетдиновка да Аллаһының рәхмәте булсын. Шулай ук аның бригадасына да зур рәхмәт!

Ә сорауга килгәндә, аңа болайрак җавап бирү урынлы булыр. Җәмәгать, зират бит ул мәетләрнең урыны гына түгел, анда без - исәннәр дә барабыз. Анда вафат булган әти-әниләр, әби-бабалар, туганнар, якыннарыбызның каберләрен зиярәт кылабыз. Аларны сәламлибез, дога кылабыз, Аллаһының рәхмәтен, гафу итүен сорыйбыз. Җәннәттә алар белән янә очрашсак иде дип Раббыбызга дога кылабыз, каберлекләрен чүп үләннәреннән чистартабыз. Шул ук вакытта үзебез дә кайчан да булса шул караңгы кабер эченә керәчәкбез дип фикерлибез.

Агачлар каплап алган зиратка килеп кергәч нинди хисләр биләп ала безне? Зират ниндидер куркыныч, шомлы кара урман кебек тоела. Куаклар, чүпләр баскан, агачлар ауган урынга хәтта керүе дә куркыныч. Югыйсә, мәңгелек йортта кешеләр иркенләп, курыкмыйча йөрергә тиеш. Кабер өсләре чиста, якты булса, күңелгә дә ничектер рәхәтрәк тоела.

Ә агачларны кисүгә килгәндә, аларның барысын да рәттән кисмибез бит, аварга торганнарын, корыганнарын гына сайлыйбыз. Алар көчле җил чыкса, авып чардуганнарны, кабер ташларын ваталар. Шул рәвешле, зыян да китерәләр. Ни кызганыч, агачлар да мәңге түгел шул, алар да үләләр, корыйлар, зиратыбызны ямьсезлиләр. Шуңа күрә өмәләр уздырганны көтеп тормыйча да әлеге куркыныч тудыручы агачларны кисәргә мөмкин. Андыйларга без бары рәхмәтле генә булачакбыз.

Сорауның икенче өлеше кабер өстенә таш куюга кагылышлы иде. Без беркемгә дә таш куймагыз дип әйтмибез. Бу кешенең ихтыярында һәм мөмкинлегенә карый. Тик таш куйсагыз, ул зур булмаска һәм анда фоторәсемнәр урнаштырылмаска тиеш. Фотосурәтләр фәрештәләрне качыра. Әгәр таш куярга мөмкинлегегез юк икән, чардуганга элмә такта ясатып кую да җитә. Таш йә элмә такта кабергә кем күмелгәнелеген белү, ягъни билге өчен генә кирәк. Шуңа күрә моның өчен борчылмагыз. Кемнең мөмкинлеге ничек, шулай эшли.

Безгә, иң беренче чиратта, ахирәт тормышында ни көтәчәге турында борчылырга кирәк. Мөнкир белән Нәнкир фәрештәләре сорау алганда ничек җавап бирербез? Аллаһ каршысына барырга әзерләник. Соңга калмыйк. Үкенерлек булмасын. Барлык ләззәтләрне өзүче үлемне якты дөньяда яшәгән чакта ешрак искә алыйк. Аллаһ Раббыбыз исәннәргә хәерле тормыш, ныклы иман, тәүфикъ-һидаят насыйп итсен. Бу дөньядан киткәндә иманлы хәлдә, хак мөселман булып, ахыргы сүзләребез "ләә иләәһә илләл-лаһ Мөхәммәд расуулүл-лаһ" булып, Аллаһ каршысына кайтырга язса иде. Амин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев