Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Әнием, үзем, балам

(нәсер) Әни бәгърем, Дөрес яшәү серен Өйрәт миңа исән чагыңда. Мин бит - кызың, Минем дә бар кызым, Торыйк бергә бәхет сагында. Дөньяда иң оста кеше кем ул? "Әни!" дип җавап бирер идем мин. Үзең дә әни булгач, нәкъ шулай икәненә көннән-көн ныграк ышанасың. Әни сүзен әйтүгә, төбе булмаган диңгезләрнең...

(нәсер)

Әни бәгърем,

Дөрес яшәү серен

Өйрәт миңа исән чагыңда.

Мин бит - кызың,

Минем дә бар кызым,

Торыйк бергә бәхет сагында.

Дөньяда иң оста кеше кем ул? "Әни!" дип җавап бирер идем мин. Үзең дә әни булгач, нәкъ шулай икәненә көннән-көн ныграк ышанасың.

Әни сүзен әйтүгә, төбе булмаган диңгезләрнең тирәнлеге, караңгы төндә дә яктыртырга, җылытырга сәләтле кояш күз алдына килә.

Нәни кыз бала... Уенчыклары арасыннан сабыр гына курчагын табып алыр да киендерер, чәчен тарар, ашатыр, тирбәтер, җылы күкрәгенә терәр... Һичкем өйрәтмәсә дә шушы эшләрне эшләп арыгач, әнисенең җылы күкрәгенә башын терәп ашап алыр. Күкрәк сөтеннән аерылуны бала өчен беренче зур сынау, диләр. Аны да ул сиздермәскә тырышыр. Үксеп елар да, капланып йоклап китәр. Димәк, эшләп ашар вакыт җиткән. Уенчыкларны җыештырырга, әни сораганны китереп бирергә, үзең киенеп, үзең чишенергә...

Әнә, әле генә йоклап китте дә, саташа башлады. Йоклар алдыннан ниләр уйлап алды икән?

Аны кызгануымнан йөрәгем сулкылдап тибеп ала. Йөрәк кызгана, акыл башкача уйлый. Һәрнәрсәне үз вакытында эшләргә кирәк шул. Кирәк белән тиешнең уртасын табасың да, баланы кеше итү өчен көрәшәсең.

Ничә ел укып белем алсаң да, телләр белеп дөньяларны урап чыксаң да, Ана булырга өйрәтә торган махсус фән юк ул. Бары тик Аллаһы Тәгаләнең туганда ук сиңа биргән әнилек сизгерлеге һәм төп ярдәмчең, акыл бирүчең - үз әниең.

Әниең, син үзең һәм нәни кызың...

Еш кына күземне йомам да, бу өч төеннең бер җепкә тезелгән озын юлы буйлап сәяхәткә кузгалам. Аларны берләштергән бөек вазифаның дөнья кендегенә барып тоташканына кат-кат ышанам да, кылган игелекләремнең дөреслеген аңлагач, сөенеп куям. Ана дигән бөек "дөнья"ның ни өчен шулай тирән булуына гаҗәпләнми башлыйм. Мин - "уртадагы" ана. Йөрәгемнең яртысы - үз әнием, яртысы - кайчан да булса әни булачак нарасыем - кызым янында.

Безне төйнәп торучы җепкә каенанамны - иремнең әнисен дә бәйләп куярга тиеш мин. Үземнең дә улым бар. Аның булачак тормыш иптәше дә шушы бәйләнешне аңлар. Аңламаса, Аллаһы Тәгалә иртәме-соңмы белгертер дип өметләнәм. Нәрсәгәдер өметләнгәнче, башта үзеңнең шуларны эшләргә тиешлегеңне аңлыйсың. Үзең белән үзең калгач, туплаган тәҗрибә-акылың белән киңәшләшәсең дә, дөрес яшәүнең формуласын табасың. Үзең тапкач, башкаларга да шуны телисе килә. Һәр кеше шул югарылыкка җитеп, башкаларга теләгән теләкләр берләшкәндә генә дөнья яктырып китәр кебек...

Альбина CӘГЪДИЕВА-СИПОВА.

Иж-Бубый-Чаллы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев