Все рубрики рубрикасы буенча яңалыклар
-
Пенсия фонды ел башыннан алып 22 мең татарстанлының пенсия алды ташламаларына хокуклы булуын раслады
2019 елның алты аенда Татарстан Пенсия фонды пенсия алды яшендәге 22 мең гражданның яңа законнар җыелмасы буенча тиешле социаль ярдәмгә һәм ташламаларга хокукларын раслады. Әлеге белешмәләр хакимият органнарына һәм ведомстволарга җибәрелде, пенсия яше алды яшендәгеләрнең үзләренә Пенсия фондының территориаль органнарында, күп функцияле үзәкләр яисә гражданнарның шәхси кабинетлары аша җибәрелде
-
Игътибар! Мошенниклар Пенсия фонды исеменнән Пенсионерларны алдауның яңа ысулын тапты.
Татарстан буенча Пенсия фонды Бүлекчәсе мошенниклыкның яңа схемасы барлыкка килү хакында хәбәр итә, хроник авырулардан интегүче пенсионерлар әлеге тозакка эләгергә мөмкин
-
Социаль хезмәтләр җыелмасын яңарту турында гариза бирергә өлгер
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Булекчәсе искә төшерә: 1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр алу хокукына ия булган, әмма аның акчалата эквивалентын алучы федераль льготниклар тиешле гаризаны Пенсия фондының территориаль органнарына яки Россия Пенсия фонды сайтындагы гражданның шәхси кабинеты аша тапшыра һәм социаль пакет алу хокукын үзенә кире кайтара алалар. Бирелгән гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлдә булачак.
-
Пенсия фонды идарәсендә халыкны кабул итәләр
20 августта 14 сәгатьтә Пенсия фонды идарәсенең Клиент хезмәтендә (Әгерҗе, К.Маркс, 9) ТР буенча Пенсия фонды бүлекчәсенең идарәче урынбасары Сергей Шашуров халыкны кабул итә.
-
Ана капиталы гаилә иминлеге хакына
Татарстан Пенсия фонды 2019 елда 10 меңләп ана капиталына дәуләт сертификаты тапшырды.
-
Сорагыз – җавап бирәбез
Педагогик хезмәткәр пенсиягә кайчан китә ала?
-
Күчү чорына бәйле иминият пенсиясе мәсьәләләре буенча кайнар линия
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды булекчәсе 31 июльдә иминият пенсиясен күчү чорына бәйләп билгеләүгә кагылышлы сораулар буенча кайнар линия ача.
-
Халыкны кабул итәләр
31 июльдә Пенсия фонды идарәсенең мобиль клиент хезмәте авылларда халыкны кабул итү оештыра.
-
“Зетта Иминиятләштерү” НАСКОның элеккеге клиентлары өчен лояльлек программасы ача
“НАСКО Татарстан” АҖнең лицензиясен алу нәтиҗәсендә полислары “янган” клиентларны “Зетта Иминиятләштерү” компаниясе үзенә кабул итәргә әзер. Лицензияне алу турында боерык Россия Банкы сайтында май уртасында басылып чыкты. Татарстан Республикасында 140 меңнән күбрәк ирекле иминиятләштерү килешүе иминият яклаусыз калды.
-
1 июльдән инвалид-балалар һәм балачактан инвалидларны караган өчен түләү 10 мең сумга кадәр арттырылды
Россия Президенты Указы нигезендә 2019 елның 1 июленнән инвалид-балалар һәм балачактан инвалидларны караган өчен айлык түләүләр арта. Аның күләме ике тапкыр диярлек, 5.5 мең сумнан 10 мең сумга кадәр җиткерелде.
-
Татарстанда яшәүче 72 мең пенсионерның пенсияләренә социаль өстәмә түләү кабат исәпләнде
Социаль өстәмә түләүне кабат исәпләү нәтиҗәсендә эшләмәүче 72 мең пенсионерның пенсияләре артып килде. Уртача алганда, айлык өстәмә түләүләр 460 сумга артты.
-
Пенсия фонды хезмәтләре түләүсез күрсәтелә
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе соңгы араларда өченче буын вәкилләренә Пенсия фонды органнарында бушлай күрсәтелә торган хезмәтләрне көчләп тагу юлы белән шактый югары бәя хисабына үтәү очракларының ешаюы турында хәбәр итә
-
Пенсия фондына бару мәҗбүри түгел
Мәҗбүри пенсия страховкалавы буенча пенсия тупланмаларының кайсы иминиятләштерүчедә формалашуын, аның гомуми суммасы күпме булуын РФ Пенсия фонды сайтындагы Шәхси кабинет аша онлайн режимда белергә була.
-
Алар Сабантуй уздыруга ярдәм күрсәттеләр
Быелгы Сабантуйны уздыруга туксанга якын иганәче матди ярдәм күрсәтте. Алар арасында эшмәкәрләр, хезмәт коллективлары, җитәкчеләр бар.
-
Клиент хезмәте – Красный борда
21 июньдә 10 сәгатьтә Пенсия фонды идарәсенең клиент хезмәте Красный борның авыл җирлеге Советы бинасында халыкны пенсиягә кагылышлы сораулар буенча кабул итә.