1 августтан мохтаҗ гаиләләргә яңа пособиеләр түләнә башлый
Яшәеш

1 августтан мохтаҗ гаиләләргә яңа пособиеләр түләнә башлый

Бу 245 миллиард сумнан артык акча

"Известия" хәбәр иткәнчә, 1 августка мохтаҗ гаиләләргә яңа пособиеләр түли башлаячаклар.

Исегезгә төшерәбез, моңарчы дәүләт башлыгы Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасында түләүләр турында сөйләгән иде. Бу очракта сүз 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларын ялгызы тәрбияләүче ата-аналарга һәм матди яктан авыр хәлдә калган авырлы һәм иртә срокта исәпкә баскан хатын-кызларга түләнеләчәк пособиеләр турында бара.

1 июльдән гражданнар мондый түләүләрне билгеләү өчен мөрәҗәгать итә алачаклар. Хезмәт министрлыгы җитәкчесе Антон Котяков регламент нигезендә, мөрәҗәгать ун эш көне дәвамында карала, шулай ук, кайбер кирәкле мәгълүмат булмаган очракта - бу вакыт егерме эш көненә кадәр сузылырга мөмкин, дип сөйләде. Әмма, аның сүзләренчә, "1 августка кадәр түләүләр тәгаен түләнә башланачак".

245 миллиард сумнан артык акча яңа ярдәм чараларына юнәлдереләчәк.

Тулырак:

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев