Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе районы башлыгы сайланды

Әгерҗе районы башлыгы итеп Азат Рөстәм улы Вәлиев сайланды

22 сентябрьдә IV чакырылыш Әгерҗе район Советы депутатлары беренче утырышка җыелдылар. Аның эшендә ТР Дәүләт Советы депутаты Айрат Зарипов һәм ТР Президентының территорияләр белән эш буенча идарәсе баш киңәшчесе Ришат Зиннәтуллин катнаштылар.

Көн тәртибе нигезендә район башлыгын сайлау каралган иде. Депутатлар әлеге җаваплы вазифага бертавыштан Азат Вәлиевны сайладылар.

Район Советы сессиясенә кадәр шәһәр Советы депутатлары утырышта Азат Вәлиевны Әгерҗе шәһәре башлыгы һәм Әгерҗе шәһәре Советы рәисе итеп сайлаган иделәр.

Айрат Зарипов районның яңа җитәкчесен җаваплы вазифага сайлануы белән котлады.

Яңа сайланган җитәкче, үз чиратында, депутатлар алдында Әгерҗе районына, аның халкына намуслы хезмәт итәргә вәгъдә бирде.

  • Безнең алда торган мөһим бурычлар – районның икътисади хәлен яхшырту, авыл хуҗалыгы тармагын яңа баскычка күтәрү, – дип билгеләп үтте Азат Рөстәмович үз чыгышында. – Тагын бер мөһим бурыч – халык мөрәҗәгатьләре белән эшләүгә аерым игътибар бирү һәм һәр мөрәҗәгатьнең мөмкин булган кысаларда чишелүенә ирешү.

Утырышта район башлыгы урынбасары да билгеләнде. Әлеге җаваплы вазифа кабат Ришат Тимер улы Нурисламовка йөкләнде. Ул бу җаваплы постка 2010 елда билгеләнгән иде.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев