Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
2021 - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

Әгерҗе мәдрәсәсендә Туган тел көне уңаеннан бәйрәм узды

Бүләк алучылар да булды

“Нур“ мәдрәсәсендә Халыкара туган тел көненә багышланган чара узды.

Аны Әгерҗе районы имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт башлап җибәрде. “Нур“ мәдрәсәсе балалар бакчасына йөрүчеләрнең чыгышлары бик матур булды. Әлфия Галләмова WhatsApp аша татар теле өйрәнү буенча оештырган бәйгегә йомгак ясады һәм җиңүчеләрне бүләкләде. Чара барышында татар халык ашлары бәйгесендә җиңгән Рәсимә Кондратьева да бүләк алды.

Татар теленә багышланган бу бәйрәмдә “Әгерҗе“ радиосы һәм редакция хезмәткәрләре, китапханәчеләр, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, районыбызның “Ак калфак“ оешмасы  вәкилләре катнашты һәм чыгыш ясады. Читтән килгән кунаклар да бар иде. Менделеев районыннан имам-мөхтәсиб Ирек хәзрәт Нуриев һәм андагы Үзәк мәчеттә татар теле курслары алып баручы Гөлназ Нуриева да бәйрәм уңаеннан үз фикерләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев