Әгерҗе районында "Дуслык күпере" булдырылды
Тел - ул халык тарихы
2021 елның 2 апрелендә Яшьләр үзәге хезмәткәрләре Сарсак-Омга лицее укучылары өчен туган телләрен һәм халык бердәмлеген саклауга багышланган "Дуслык күпере" аралашу сәгатен үткәрделәр.
Катнашучылар тел белеме белән бәйле төрле фактлар турында белделәр.
Аз санлы халыкларның телләрен саклау мәсьәләсе турында фикер алыштылар, кызыклы биремнәр дә үтәделәр.
Чараны оештыруда хезмәттәшлек иткән өчен Сарсак-Омга лицее администрациясенә рәхмәтебезне белдерәбез! Тел - ул халык тарихы. Тел - ул цивилизация һәм мәдәният юлы!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев