Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
2021 - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

Әгерҗе районында нәфис сүз осталарын ачыкладылар

Өч авыл бергә тупланган

Салагыш мәктәбендә "Туган тел" атналыгының "Нәфис сүз" көненә йомгак ясаганнар. Бу көн аеруча күңелле үтте, дип хәбәр итә коллектив. Уразайдан да укучылар катнашкан. Ямурза укучылары үзләренең шигырь язмаларын җибәргәннәр. Шулай итеп, өч авыл бергә тупланган.

Иртәнге якта укучылар ТИН фәне буенча район олимпиадасында катнаштылар. Көннең икенче өлешендә туган телгә багышланган шигырь сөйләү бәйгесе үтте. Җиңүчеләрне билгеләүдә укучылар, башлангыч һәм югары сыйныф укытучылары да тавыш бирде.

Нәфис сүз осталары:

Ясавиев Амиль (1 нче урын),
Мухамадиев Мөхәммәт ( 2 нче урын),
Минехузин Нурислам (3 нче урын) - 2 нче сыйныф укучылары.

Җиңүчеләрнең язмалары "Татар сүзе" бәйгесенә юллана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев