Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
2021 - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

Әгерҗедә әһәмиятле вакыйга булды

Кызыклы флешмобка кушылдык

Бүген Әгерҗедә этник һәм милләтара элемтәләрне тагын да ныгытучы әһәмиятле вакыйга булды. Администрациядә район җитәкчесе Азат Вәлиев җитәкчелегендәге Әгерҗе удмуртлары «Удмурт кенеш» Бөтен Удмуртия ассоциациясе әләмен тантаналы рәвештә Кече Пурга делегациясенә тапшырдылар.

Быел Бөтен Удмуртия ассоциациясенә 30 ел тула. Юбилей уңаеннан оешма флешмоб башлап җибәрде. Аның кысаларында Ассоциация активистлары шәһәр һәм районнар чикләрендә бер-берсенә «Удмурт Кенеш» әләмен тапшыралар. Шулай итеп, ассоциация флагы бөтен республика территориясендә булып, Татарстан һәм Башкортстан аша узачак.

Әгерҗе районы удмуртларының милли мәдәни автономиясе Алнаш районыннан «Удмурт кенеш» әләмен алып, Кече Пурга районы башлыгы Сергей Юрин җитәкчелегендәге күршеләребезгә тапшыру хокукына лаек булды. Алга таба флаг Кыяс районына юл тотачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев