Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
2021 - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

Әгерҗедә Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чаралар дәвам итә

Бәйрәм концерты булды

Кичә Л.Айтуганов исемендәге Мәдәният йортында Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган зур бәйрәм узды. Чарага район җитәкчелеге, мәгариф учреждениеләре педагоглары һәм укучылары, “Күңел чишмәләре” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары, китапханә системасы хезмәткәрләре һәм башка кунаклар җыелды. Чараны Әгерҗе районының "Ак калфак" оешмасы оештырды.

Чара башында мәдәният бүлеге җитәкчесе Марс Гатауллин, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Үз мөрәҗәгатендә алар безнең заманда туган телләрне саклау һәм үстерүнең мөһимлеген билгеләп үттеләр һәм быел районда туган телләрне үстерүгә юнәлтелгән күпсанлы чаралар планлаштырылуы турында мәгълүмат белән уртаклаштылар.

Бәйрәм кунакларын сәхнә осталары үз чыгышлары белән сөендерделәр. Татар телендә җырлар җырланды, танылган авторларның шигырьләре сөйләнде. Тамашачылар «We dance» хореография коллективының биюен алкышларга күмделәр.

Чара кысаларында шулай ук “Ак калфак” район берләшмәсе оештырган “Мин - татар баласы” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Бәйрәм «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев