Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
2021 - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

Исәнбай мәктәбендә “Дөньяда иң матур тел ул- минем туган телем” дип исемләнгән музыкаль кичә үтте

Укучылар туган телләрендә җырлар, шигырьләр сөйләделәр

Без – татарлар!
Шушы исем белән
Җирдә яшәү үзе зур бәхет, 
Яшибез без туган җиребездә.
Бар халыклар белән берләшеп.

Балаларны татар телендә укыту – соңгы вакытта борчыган мәсьәләләрнең берсе. Милли үзаң күтәрелеше чоры белән чагыштырганда, татар теленә, татар телендә белем алуга мөнәсәбәт сизелерлек үзгәрде. Авыл җирлекләрендә дә, цивилизациягә бәйле рәвештә, балалар бер - берсе белән рус телендә аралашырга омтыла. Бу, үз чиратында, телнең бозылуына, пычрануына һәм югалуына китерә торган фактор.  Без, укытучылар, бу проблеманы чишү өчен төрле юллар, ысуллар эзләргә, гаилә, әти – әниләр белән берлектә балаларны туган телне яратырга һәм телгә карата яхшы мөнәсәбәт булдырырга омтылырга тиешбез. 

Татарстан Республикасы президенты Р.Н.Миннехановның  2020 нче елның 5 нче октябрендә гамәлгә кергән  653 нче Указы нигезендә 2021 нче ел Татарстанда “Туган телләр  һәм Халыклар бердәмлеге елы” дип игълан ителде. 

Шул уңайдан Исәнбай урта гомуми белем бирү мәктәбендә укытучылар Симакова Г.И., Латыпова А.Р. һәм Хамидуллина А. Р. тарафыннан үткәрелгән “Дөньяда иң матур тел ул- минем туган телем” дип исемләнгән музыкаль кичә үткәрелде. Әлеге елга тантаналы рәвештә старт бирелде. Укучыларыбыз туган телләрендә җырлар, шигырьләр сөйләделәр, төрле халыкларның уен – биюләрен башкардылар.  Мәктәп,  район һәм республика  күләмендә үткәреләчәк “Туган телем – татар теле” әдәби марафонында, “Мин татарча сөйләшәм ” акциясендә, “Гасырларны кичкән телебез”викторинасында, “Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел” КВНында, “Олы мираслы телем” китап укучылар бәйгесендә, “Мин кулыма китап алам”- акциясендә,“Без – Тукайлы халык” флешмобында, тагын бик күп, бик күп чараларда катнашырга ӘЗЕР безнең укучылар. 

Латыпова А.Р., башлангыч класслар укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев