Исәнбайда район семинары үтте
Укытучыларга рәхмәт хаты тапшырылды
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында 18 мартта Исәнбай урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “Инновацион эшчәнлек – белем сыйфатын күтәрүнең бер шарты” темасына район семинары үтте.
Мәктәп укучылары һәм укытучылары тарафыннан дәресләр, “Дөньяда иң матур тел ул – минем туган телем” сыйныфтан тыш чарасы, мастер класслар күрсәтелде.
Милли мәгариф буенча ресурс үзәк – Кадыбаш мәктәбенең эш тәҗрибәсеннән чыгышлар тыңланды. Район укытучылары тел буенча проектлар якладылар, дистанцион укуда актив кулланылучы эш алымнары, ысуллары белән уртаклаштылар.
“Туган телем – моңлы тел” шигъри марафонына нәтиҗә ясалып, катнашкан укытучыларга рәхмәт хаты тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев