Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
2021 - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

Ижауда татар телен саклау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

Чарада әгерҗелеләр дә катнашты

10нчы декабрь көнне Ижау шәһәренең Г.Тукай исемендәге 6нчы гимназиясендә «Укучыларга рухи-әхлакый тәрбия бирү коралы буларак этномәдәни традицияләрне өйрәнү» темасына гамәли семинар үтте. Бу хакта районның Мәгариф идарәсе хәбәр итә.

Чарада төбәкара хезмәттәшлек кысаларында Әгерҗе шәһәренең 1нче гимназиясе, 4нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мәгариф идарәсе методисты катнашты. Укытучылар дәресләрдә һәм  дәрестән тыш эшчәнлектә,  милли тәрбия бирүдә, гореф- гадәтләрне өйрәнүдә актив кулланылучы технологияләр белән таныштырдылар.

Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Ижауда чыгучы «Яңарыш» газетасы, милли – мәдәни автономия вәкилләре белән очрашу булды. Мәгариф өлкәсендәге төбәкара хезмәттәшлекне дәвамлы, нәтиҗәле итү өчен киләсе елга да чаралар оештыру планлаштырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев