Кәрим Замалеевка 3 нче спорт разряды бирелде
Балалар яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр
1 - 2 октябрьдә Казанның «Акватика» су спорт төрләре буенча мәктәп базасында Татарстан Республикасында Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган йөзү буенча республика ярышлары узды.
Тренер Сергей Павлычев җитәкчелегендәге "Олимп" спорт-сәламәтләндерү комплексында тәрбияләнүчеләр ярышларда катнашып, яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
Исегезгә төшерәбез, балалар әлеге спорт төре белән 3 ел гына шөгыльләнә.
Садыкова Ралина 100 м йөзеп 51 катнашучы арасыннан 10 нчы булып килде, ә Кәрим Замалеев 200 м йөзеп 46 катнашучы арасыннан 6нчы булып килде. Нәни шәһәрдәшебезгә 3 нче спорт разряды бирелде!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев